Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: "Бозаулардан туйдым, берәр бөркет килеп чыкмасмы дип көтәм"

Илсөя Бәдретдинова: "Бозаулардан туйдым, берәр бөркет килеп чыкмасмы дип көтәм"

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: "Бозаулардан туйдым, берәр бөркет килеп чыкмасмы дип көтәм"
Казанның “Юность” мәдәният йортында узган концертында Илсөя Бәдретдиновага “Кайчан кияүгә чыгасың?” - дип сорау бирделәр. 

Илсөя: “Бар инде алар, әле бу яктан, әле теге яктан килеп карыйлар, аннары йөгерттереп кайтып китәләр хатыннары янына”, - дип тамашачыларны көлдереп алды.

Җырчы шул уңайдан бер мәсәл дә сөйләде. “Бер бозау чия агачын күреп алган да, нинди матур агач, ул минем агач  була дигән. Чия ап-ак чәчәк аткан, бозау тагын нинди матур агач, минеке бит ул, ди икән. Көзгә кергәч, агачта чияләр кызарып пешкән. Бозау килгән дә, агач астында авызымны ачып ятып торыйм, җимешләре өзелеп төшәр әле дигән. Шул вакытта бөркет очып барган килеш өзелә башлаган чияне эләктереп алып киткән.

Менә мин дә туйдым “бозау”лардан, берәр "бөркет" килеп чыкмасмы дип көтәм, диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100