Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова битлек тегүгә керешкән

Җырчы тамашачысын өйдә утырырга чакыра.

news_top_970_100

Җырчы Илсөя Бәдретдинова медицина битлеге тегә башлаган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

Постның геолокациясендә Шөгер дип куелган. Җырчы авылда булса кирәк.

«Хәерле кич барыгызга да! Апа бүген нишли? Апа бүген битлек тегә. Бер йөз данә. Илебезгә килгән шушы бик үк җиңел булмаган четерекле ситуациядән матур гына исән-сау чыгарга язса иде. Бәләкәй генә өлеш кертә алсам, мин бик шат булыр идем», — ди ул.

Илсөя Бәдретдинова бар кешене дә өйдә утырырга өнди. «Өйдә утырабыз», — ди ул.

Инстачылар Илсөяне мактый. «Бер дә тик утыра алмыйсың», «Молодец», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100