Илсөя Бәдретдинова: «Беренче җыерчыгыңны һәм чал чәчеңне күрә алу үзе зур бәхет»
Җырчы радиоэфир вакытында тормыш, яшәү турында фәлсәфи уйларга бирелгән.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова «Болгар» радиосының «Сәхнәдәш» тапшыруында картайганга борчылмаска кирәклеге турында сөйләгән. Тапшырудан өзекне инстаграм сәхифәсенә куйган.
«Кайвакыт карыйсың да, и, чәч агарган дисең. Карале, малай, монда җыерчык чыккан дисең. Шуннан кылт итеп искә килеп төшә: ә бит кайберәүләр беренче чал чәчләрен күрмичә дә дөнья йөзеннән китә. Беренче җыерчыгын күрә алмыйча да дөнья белән хушлаша.
Бу бит минем ак чәчем. Бу минем җыерчык. Бу бит бәхет. Миңа кырык яшь һәм мин үземнең яшемне яратам.
Ә кемгә минем яшәү рәвешем һәм мин ошамыйм, дүрт ягыгыз кыйбла, дөнья шундый иркен», — дигән җырчы.