Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов икенче дуэтларын яздырган

Ул — Галия-Заһир җыры.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов икенче дуэтларын яздырган
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова белән аның төркемендәге Илнур Коләхмәтов икенче дуэтларын яздырган. Ул — Галия-Заһир җыры. Бу турыда җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бик яраттым бу җырны. Бәләкәй чактан ук сокланып тыңлаган Фидан абый Гафаров белән Нурия апа Ирсаева дуэты. Без дә тырыштык. Дөресен языгыз. Сезнең фикер безгә бик мөһим», — дип язган ул.

Исегезгә төшереп үтәбез, җырның сүзләрен Әнгам Атнабаев, ә көен Рим Хәсәнов язган.

Җырчының тамашачылары дуэтны яратып кабул иткән. «Ут җыр булган», «Бик матур, мин тыңлап үскән җыр. Күңелемдә шундый җылы хисләр», «Онытылып бара торган җырлар, яңадан йөрәккә җан өргән кебек булды. Яңа сулыш алган кебек булды бу жырыгыз, шундый матур килеп чыккан,молодец икегез дә», «Шундый яхшы программа белән концертка әзерлек бара, атказанган исемнәре бирсәләр иде дигән теләктә калам», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100