Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова белән Илназ Гариповка инстачылар: «Никах белән озакламагыз»

Инстачылар Илсөя Бәдретдинованы Илназ Гариповка кияүгә бирмәкче була.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова белән Илназ Гариповка инстачылар: «Никах белән озакламагыз»
https://www.instagram.com/ilnaz_garipov/

Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән видео төшергән.

«Әйдәгез бер гайбәт» рубрикасына фото төшермәкче идек», — дип көлә Илназ Гарипов. «Ренат Галиәскәргә дә зур сәлам», — ди Илсөя Бәдретдинова.

Соңгы вакытта Илсөя Бәдретдинованың Илназ Гарипов һәм Ренат Галиәскәр белән аерылмас дуслар булуын аңламаучы инстачылар күбәйде. Әлеге постны җырчылар шундыйларга сөйләр сүз булсын дип төшергәннәр.

Бу пост та шактый комментарийлар җыйган.

«Бигрәкләр пар килгәнсез. Бергә булсагыз да зыян булмас. Икегез дә тәрбиялеләр, тыйнаклар. Икегезнең дә җырларын яратып тыңлыйм»;

«Шәп пар булыр идегез»;

«Күптән сүз йөри инде, аптырамыйбыз да»;

«Кайчан никах укытасыз инде? Икегез бертуган кебек охшагансыз. Бер-берсенә охшаган кешеләр бик бәхетле була бит. Әйдә озакка сузмагыз»;

«Яшь аермагыз гына азрак комачау итеп тора»;

«Монда сөйлисе юк инде. Барысы да көн кебек ачык», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100