Илсөя Бәдретдинова башкаруында татар халык җыры «Күбәләк» чыкты
Тамашачылар җырны җырлап-биеп каршы алган.
Илсөя Бәдретдинова «Күбәләк» татар халык җырын барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгарды.
«Күбәләк»не җырлап, яңа өметләр белән каршылыйбыз сине, яз! Дөресен генә әйткәндә, күңел өчен генә, рәхәт җыр булганга гына яздырган идек.
Концертларда җырлап карадык та, ул шундый нык шәп китте. Аңлашыла да инде… Зал җырлый! Зал бии! Барыбызга да рәхәт», — дип язган Татарстанның атказанган җырчысы.
«Шәп чыккан, сиңа килешә бу җыр», — дип бәяләгән инстачылар.