Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова балачакта «әтәч кәнфит» ясап, кәстрүлләрен яндырып бетергән

Җырчы тәмлүшкәләрнең дә тәмле җирен генә яратуы турында тәмләп язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова балачакта «әтәч кәнфит» ясап, кәстрүлләрен яндырып бетергән
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдинова балачакта яратып ашаган тәмлүшкәләре, кайберләрен үзе дә ясавы, әбисенә дә калдыруы турында тәфсилләп язган.

«Прәннек ашадым. Өстен генә, бәләкәй чактагы кебек. Мин гел шулай ашый идем. Прәннекнең өстен генә, вафляның камырын гына, птичье молоконың эчен генә, ширбәтнең чикләвеген генә, кукурузные палочкиның пакет төбендәгеләрен генә. Калганын чәшке астына салып, зурлап әбигә бирә идем. Имеш, әбигә калсын дип ашап бетермәдем», - дип балачакта ни яратканың язган җырчы.

«Әтәч кәнфитне үзем ясый идем. Әй, эләгә иде әнидән! «Бөтен табакны яндырып бетерде бит инде», — дип әтигә зарлана иде. Әти, имеш, мине орыша: «Кызый, нигә шулай ниттең? Әнә, теге әниең сөйли торган нәрсәне… Нитмә алай», — дип миңа күз кыса иде. Минем әти бит ул!» - дип әтисе белән әнисен дә сагынган җырчы.

Җырчыга ияреп, инстачылар да балачак тәмлүшкәләрен искә алган. Виртуаль дусларының күбесе «снежок», «лимонная» кәнфитләрен яраткан икән.

«Без әнинең какланырга эленгән казын күрмәгәндә ашый идек, аннары алдын артка әйләндереп куя идек»;

«Каз өлгереп беткәнче, әти белән ике ботын ашап бетерә идек»;

«Күрше хатыны тәмле әйбер ашатам дип, сөяк кимерергә алып керде. Ә без тәмле әйбер көтеп утырдык»;

«Бервакыт кибеттә йонлы күкәй кирәк иде дип сорадылар. Ул киви икән», - дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100