Илсөя Бәдретдинова: «Бөтен зур әйбер дә яхшы дигән сүз дөрес түгел икән»
Җырчы «Вконтакте» социаль челтәрен өйрәнүе турында язган.
Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Вконтакте»ны өйрәнеп маташа икән.
«Нишләп анда смайликлар атаң башы кадәр ул? Комментарийлар укырга дип керәм, 10 смайлик рәттән килә дә чыга, килә дә чыга. Бөтен зур әйбер дә яхшы дигән сүз дәрес түгел икән», дип язган ул.
Инстачылар җырчының яңа образына гашыйк булган, яз тәэсире дип фаразлаучылар да бар.
Комментарийларга караганда, Илсөя бу ике җөмләсе белән күпләргә яз кәефе бүләк иткән.