Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: Бүген иртән ипи белән чәй эчкәндә күзгә яшьләр тыгылды...

"Тәмле ипи, бәләкәй чак ипие", - дип хәтирәләрен уртаклаша җырчы.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: Бүген иртән ипи белән чәй эчкәндә күзгә яшьләр тыгылды...
Илсөя Бәдретдинова ипи ашап төшкән фотосы белән инстаграмда бүлешкән дә, ипигә дан җырлап текст язган.

"Бу ипи. Айдар Тимербаев ипие. Сез аның тәмлелегн белсәгез.

Кайнар иде. Бәләкәй чактагы кебюк тәмле, хуш исле иде. Аңлатып бетергесез! Бәләкәй чакта Зәйнәп әбинең мичтән ипине чыгарганын бәйрәм кебек көтә идем. Әрәмәдән җыйган колмактан ясаган "ипи башыннан" басыла иде ул ипи. Зууур эмаль кәстрүлдә, пич башында кабара иде. Пешә-пешә кыр-кырларын бөтен яклап кимереп чыга идем, ә уртасын, йомшагын каймак ягып, шикәр сибеп... искә төшәме? Төшә, әлбәттә... аны онытып була ди мени.

Ә әби олыгайгач ипине кибеттән сатып ала башладык. Әни көне буе эштә, аннан сарай тулы мал, өлгермәгәндер инде, мәрхүмкәем. Ике ипилек акчаны кулъяулыкка төреп бер кесәгә тыга иде, сетка сумканы икенче кесәгә... аннан "Әййй, туктале, берсен кайтканчы ашап бетерәсең бит индеее", - дип сөйләнә-сөйләнә тагын бер ипилек акча бирә иде.

Ашый идем шул. Әле ничек кенә... комы-чурты белән бергә. Чөнки ул кайтып җиткәнче берничә тапкыр җиргә төшеп китә. Әллә кибет ерак булган шунда, әллә мин күп ашаганмын, әллә ипи артык тәмле булган.

Бүген иртән Айдар күчтәнәчкә биреп җибәргән ипи белән чәй эчкәндә күзгә яшьләр тыгылды. Тәмле ипи... бәләкәй чак ипие..."


Бу ипи ...Айдар Тимербаев @aidardus ипие Сез анын тэмлелеген белсэгееез... Кайнар иде... Бэлэкэй чактагы кебек тэмле,хуш исле иде...Анлатып бетергесез!!! Бэлэкэй чакта Зэйнэп эби мичтэн ипине чыгарганын бэйрэм кебек котэ идем. Эрэмэдэн жыйган колмактан ясаган « Ипи башыннан» басыла иде ул ипи. Зууур эмаль кэструлдэ ,пич башында кабара иде...Пешэ -пешэ кыр-кырларын ботен яклап кимереп чыга идем... э уртасын,йомшагын каймак ягып,шикэр сибеп ... искэ тошэме? Тошэ элбэттэ... аны онытып була ди мени Э эби олыгайгач ипине кибеттэн сатып ала башладык... Эни коне буе эштэ... аннан сарай тулы мал... олгермэгэндер инде мэрхумкэем... Ике ипилек акчаны кульяулыкка тореп бер кесэгэ тыга иде ,сетка сумканы икенче кесэгэ... аннан « Эйййй ... туктале... берсен кайтканчы ашап бетерэсен бит индееее...»,-дип сойлэнэ-сойлэнэ тагын бер ипилек акча бирэ иде Ашый идем шул Эле ничек кенэээ.. комы чурты белэн бергэ Чонки ул кайтып житкэнче берничэ тапкыр жиргэ тошеп китэ... Эллэ кибет ерак булган шунда,эллэ мин куп ашаганмын,эллэ ипи артык тэмле булган... Буген иртэн Айдар @aidardus кучтэнэчкэ биреп жибэргэн ипи белэн чэй эчкэндэ кузгэ яшьлэр тыгылды. Тэмле ипи... бэлэкэй чак ипие...

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100