Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова аздан гына кияүгә чыкмый калган

Җырчыны Алабуга «солтаны» үзенә хатынлыкка алып кала язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова аздан гына кияүгә чыкмый калган
Рамил Гали

Концерт куярга килгәч, Илсөя Бәдретдинованы Алабугада бик зурлап каршы алганнар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары артистка тулы бер маҗара күрсәткән. Илсөягә «Хан-солтан» үзе гашыйк булып, кияүгә алып кала язган. Берничә кәләш арасыннан нәкъ Илсөяне сайлап алып: «Всю жизнь о такой, как ты мечтал!» — ди «солтан» аңа.

Кызганыч, солтан - уйлап чыгарылган кияү. Аның каравы, Илсөянең йөрәген яулау өчен алып килгән күчтәнәчләре чын.

«Казны сразу ашап бетердек. Бәлешне җегетләр юлга алдылар. (Группа Мәскәүгә кузгалды). Чәк-чәк белән чәй эчеп утырам менә», — дип яза Илсөя инстаграм аккаунтында.

Илсөя Бәдретдинованың төркеме әлеге кызык мини-спектакльне искә төшереп, юл буе көлешеп кайткан.

«Алабуга мәдәният хәм сәнгать көллиятенә соклануым чиксез. Минем ике биючем дә шуннан. Бик-бик көчле уку йорты! Миңа курсәткән хөрмәтегез меңе белән үзегезгә кайтсын! Чәчәк бәйләмегез түремдә утыра», — дигән Илсөя.

«Илсөя, ничек риза димичә түздең?» — дип язган Айгөл Бариева.

«Халык мәхәббәте - иң югары бәя! Документ җыеп та, акчага да, танышлар аркылы да алып булмый! Бәясе дә юк түгел. Анысын үзең генә беләсең! — дигән Алмаз Мирзаянов.

Менә шәп. Ә бит бер генә җырчыны да болай матур, җылы, күзләрне яшьләндерерлек итеп каршылаганнарын күргән юк», — дигән бер инстачы.

«Атказаннарга да мондый хөрмәт юк. Менә нинди горурлык, ичмасам. Атказанган исемен халык яратуыннан чыгып бирергә кирәк. Атказанмаган исемен горурлык белән йөртегез. Иң мөһиме — сезне халык ярата», — дигәннәр.

«Тямай шартлагандыр инде», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100