Илсөя Бәдретдинова Айдар Тимербаевка халат һәм тонометр бүләк иткән
Композитор 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Композитор, автор-башкаручы, продюсер Айдар Тимербаев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Казанда җырчыларны чакырып концерт оештырды. Анда Илсөя Бәдретдинова да катнашкан.
Ул композитор дустын сәхнәдә котлаган видео куйган.
«Кибеткә кердем дә уйлап басып торам. Районнары белән бөтенләй икенче төрле. Байлар Сабасы. Гади Саба гына ярамый менә… Монда бүләк алганда да уйлап алырга кирәк бит. Хәзер Тимербаев. Тагын бай, болай гына түгел. Миңнеханов, тагын болай гына түгел. Шуның өчен уйладым да, яшь бит әле, күзләрендә чаткы уйнап торган ир заты бит әле. Яшьләрчә, текә халат алдым. Аннары уйладым, уйладым да кан басымын үлчи торган аппарат та алдым, ничек тә илле бит инде», — ди ул.
Бу шаяруны тамашачылар да ошаткан, дәррәү көлешәләр, алкышлыйлар.
«Син мәзәкләр генә сөйләп йөрсәң дә акча эшли алыр идең», «Илсөя, котлавың да кешенеке кебек түгел», «Халыкчан котлау булган», «Вәт котлау бу», — дип инстачылар дә бәяләгән котлауны.
«50 яшькә байларча 50 мең саласы иде инде», — дип тә комментарий калдырган берәү.