Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең туган ягында: «Аңлатып булмый торган кичерешләр…»

Җырчының соңгы концерты Башкортстанның Тәтешле районында булган. Хәния Фәрхинең туган ягында Илсөя мәрхүмә репертуарыннан «Кунак егет» җырын да башкарган.

news_top_970_100
 Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең туган ягында: «Аңлатып булмый торган кичерешләр…»
"Татар-информ" архивы

«Тәтешледә Хәния апа Фәрхи музеена да кереп чыгарга өлгердек. Бик зур эш башкарылган. Хәния апаның рухы шат булсын.

«Кунак егет» җырын җырлаганда райондашлары аяк үрә басып алкышладылар. Янәшәмдә Хәния апага нык охшаган Фирүзә апа (Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе — авт.), зал тулы райондашлары аның җырын җырлый… Аңлатып булмый торган хис-кичерешләр…» — дип язган Илсөя инстаграмда.

 «Аның бөтен җыры хит иде. Кем нәрсә генә сөйләсә дә, ул безнең бөек җырчы. Кыен бик тә, иртә китте…»

«Илсөя, бик саваплы эшләр эшлисең, күңелең гел яхшылыкта. Сәламәт бул».

«Хәния мәрхүмәбезне искә алуың өчен рәхмәт, Илсөя балам!»

«Минем әнинең дә туган ягы Тәтешле. Җәйгә Хәния апа музеена барам әле, Алла боерса».

«Тәтешледә генә түгел, сез һәр концертыгызда Хәния Фәрхине җылы итеп искә аласыз. Программагызның бер өлешен аңа багышлыйсыз. Рәхмәт шуның өчен!» — дип комментарийлар язган Илсөянең инстадуслары.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым да болай дип фикерен калдырган:

«Юлларың изге, эшләрең уңышлы, иҗатың якты, җаннарың тыныч, теләкләрең кабул булсын, Илсөя сылуым. Кояшымның рухын яктыртканың өчен Ходай үзеңне зурласын. Тәтешле тамашачысын тагын бер тапкыр яраттырып, гашыйк иттердең».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100