Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова 2020 елга теләкләрен шампанга салып, көчкә йоткан булган

Бәлки күп сораган булганмындыр, яртысы чынга ашмады, ди җырчы.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова 2020 елга теләкләрен шампанга салып, көчкә йоткан булган

Илсөя Бәдретдинова 2020 ел турында яза:

«Әллә ниндирәк булдың син, 2020 ел. Акны-караны аермый торган исерек кебек. Бер елмайдың. Ун дуладың. Холыксызланып та күрсәттең инде… Артыкка китте…

Ююююк…гел начар димим… Мәсәлән:

Җиләк-җимеш муууул булды быел. Исерек юмарт була бит ул.

Күп нәрсәләргә күз ачылды…

Ләкин алай да… Болай итеп йөрмә син бүтән! Саубул, яме.

2021!!! Син күз алдына китермисең… Ничек зарыгып, зур өметләр баглап көтәбез без сине! Акыллы бул! Айнык бул!

Мин ел саен, нәкъ төнге 12дә, киләсе елга булган хыялларымны салфеткага язып шампан белән йотып куя идем. Көлмәле син, 2021… Беләм инде юләрлек икәнен… Ләкин бу әйбер эшли иде… Иде… Быел яртысы чынга ашмады.

Бәлки артык күп тә сораган булганмындыр. Көчкә йоткан идем.

Быел да шулай итәм! Ләкин быел бер генә нәрсә сорыйм… Сәләмәтлек бир барыбызга да, яме!

Без сине көттек, 2021! Без сиңа ышанабыз!!!» — ди җырчы.

«Сүзгә оста инде син».

«Үтерәсең син».

«Файдасы булса, бөтен кешегә сәламәтлек теләп, бер пачка салфетка йотарга риза», — дип яза дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100