Илсөя Бәдретдинова 20 елга якын тарихы булган «Торып бас» җырын яңарткан
Һәркем кушылып җырлый торган җыр барлык музыкаль мәйданчыкларга яңача чыкты.
Илсөя Бәдретдинованың «Торып бас» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга яңача чыкты.
«Бу җырның бер тапкыр да программадан төшеп калганы булмады. Инде 19 ел ул минем белән! Быел без аңа яңа сулыш өрдек! Яшәрттек», — дип язган җырчы үз сәхифәсендә.
«Торып бас» җырының сүзләрен һәм көен Илфак Шиһапов язган.
«Бу җыр программадан төшеп калырга тиеш түгел, гимнга әверелде. Көчле җыр», — дигән фикер белдергән тамашачы.