news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова 20 ел эчендә бер юньле сүз әйтмәгән кешесен күрсәтте

Җырчы ул кешене телефонында «җенле» дип саклап куйган.

news_top
Илсөя Бәдретдинова  20 ел эчендә бер юньле сүз әйтмәгән кешесен күрсәтте
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова үзенең телефонында «җенле» дип язылган кешене күрсәтте. Ул — Фирдүс Тямаев.

«Фирдүс белән дуслыкка быел 20 ел! Шул 20 ел эчендә бер ягымлы суз ишеткәнем булмады үземнең тарафка. Яратам шул җенлене», — дип яза ул видеога.

Ике дус тавыш яздыру студиясендә пицца ашап утыралар. Бер-берсен күп ашауда, корсак үстерүдә шаяртып тәнкыйтьлиләр. Илсөянең аягына чыккан сөяле турында сөйләшәләр. «Сүндер камераны, сүгенәсе килә», — дип көлә Тямай ахырдан.

Тямай бу видеоны күрмәгән булган икән. «Б… мин куям сине бүген, пипец сиңа», — дигән ул яраткан дустына.

Инстачылар видеоны ошаткан. Җырчыларга уртак концерт оештырырга, аны «ике җенле» дип атарга тәкъдим иткәннәр.

«Кем дип язса да, чын күңелдән булсын. Эчтә кара елан булмасын»,

«Рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар болар. Бер-берсен үртәшәләр, үпкәләшмиләр дә. Шундый гади кешеләр белән аралашуы да рәхәт шул»,

«Тормыш авыр, акча житми дип зарланышып утырмыйлар»;

«Ике ташбаш», — дип язганнар.

«Фирдүснең хатыны көнләшмиме соң?» — дип сораган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар