news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илон Маскның әтисе Казанга соклана: «Улларым да монда килүен теләр идем»

news_top
Илон Маскның әтисе Казанга соклана: «Улларым да монда килүен теләр идем»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Америка эшмәкәре Илон Маскның атасы, Көньяк Африка бизнесмены Эррол Маск Россиянең иң яшь шәһәрләренең берсе – Иннополиска килеп, Татарстанның IT-җәмгыяте белән очрашты. Аннары Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында тәэсирләре турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Эррол Маск сүзләренә караганда, Иннополис – стартаплар үсеш алу сәбәпле, фән дә тиз үсеш ала торган урын.

«Бар кеше дә дөньякүләм компанияләрнең гаражда яки башка җирдә башлануы турында тарихлар белә. Менә Иннополис – технологияләрне күпкә тизрәк үстерергә мөмкинлек бирә торган урын», – диде Маск.

Шулай ук Маск Казан инфраструктурасына һәм планировкасына соклануын әйткән.

«Миңа Казанда бик ошады. Барысы да – юллар, яктылык һәм башкалар – ничек планлаштырылганы ошый. Минем улларым да монда килүен теләр идем», – ди ул.

Эррол Маск Мәскәүне югары бәяли. Аның сүзләренчә, бу – дөньяда иң матур башкала.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, бу очрашуда Эррол Маск ясалма интеллект кеше акылыннан көчле түгел дип санавын әйткән.

«Бәлки, мин модадан артта калгандыр, ләкин ясалма интеллект бездән акыллырак түгел. Без ясалма интеллекттан акыллырак», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар