Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илон Маск Американың «чын президенты» кем икәнен әйткән (Байден белән кем идарә итә?)

news_top_970_100
Илон Маск Американың «чын президенты» кем икәнен әйткән (Байден белән кем идарә итә?)

«Tesla и SpaceX» ширкәтләренә нигез салучы, «X» (элек «Twitter» дип атала иде) социаль челтәренең хуҗасы Илон Маск Америка Кушма Штатлары белән кем идарә итә икәнен язган.

«Американың хәзерге президенты Байденның телесуфлеры белән идарә итүче – АКШның чын президенты», – дип язган ул.

Илон Маск АКШ президентына импичмент игълан итү турында бәхәсләргә шулай җавап язган. Байденга импичмент омтылышы инде гыйнварда ук башланды. Республика партиясе вәкилләре Байденга ышанычсызлык белдерергә тели.

Вәкилләр палатасы спикеры Кевин Маккарти (республиканец), Байденга импичмент игълан ителергә мөмкин, дигән фикердә. Алар Байденны коррупция культына батуда гаепли. Республикачылар генераль прокурор, ФБР башлыгына ачык хатлар язды. Республикачылар фикеренчә, Барак Обама вакытында вице-президент булган Байден коррупция белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, Байденны 2014 елда Юрий Лужков хатыны Елена Батурина белән бергә әбәт ашауда гаепләгәннәр, дип яза РБК.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100