Америка мультимиллиардеры Илон Маск, бу ел ахырында ук ясалма фәһем теләсә кайсы кешенең акыл сәләтен узып китәчәк, ә тагын 5 елдан ул бөтен кешелек дөньясыннан да акыллырак булачак, дигән. Бу хакта РИА Новости яза.
«Бу ел ахырына, төгәлрәге, киләсе елдан да соңга калмыйча, теләсә кайсы кешедән дә акыллырак булган ясалма фәһем барлыкка килер дип уйлыйм. Ә 2030-2031 еларга, якынча 5 елдан, ясалма фәһем бөтен кешелек дөньясыннан да акыллырак булачак», – дигән Илон Маск Давоста Бөтендөнья икътисад форумында.
Узган елларда Маск, контрольдә тотылмый торган ясалма фәһем кешелек өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дип берничә мәртәбә әйтте. Шулай ук ул, ясалма фәһем үсеше имин булсын һәм кешеләр контролендә калсын өчен, аны җайга салу һәм этик кысалар ясау мөһимлеген дә искәртте.
Шул ук вакытта, Маск ясалма фәһемнең кешелек киләчәге өчен потенциалына оптимизм белән карый, аның көндәлек эшчәнлекне автоматлаштырып, фәндә, сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм транспортта яңа тикшеренү мөмкинлекләре булдырып, кешеләр тормышын яхшырту сәләтен билгели, диелә хәбәрдә.