news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илон Маск, Украинадагы конфликт озакламый бетәчәк, дип әйткән

news_top

Эшмәкәр, дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе, яңа сайланган АКШ президенты Дональд Трампны яклаучы Илон Маск, Украинадагы конфликт озакламый бетәчәк, дип язган.

«Newsweek» басмасы Трамп планы турында яза. Хәзерге Россия һәм Украина гаскәрләре урнашкан фронт сызыгы буйлап 800 миль озынлыкта коралсызландырылган зона булдыру ниятләнә. Анда Европа һәм Британия гаскәрләре урнаша. Украинага 20 ел НАТОга керү тыела. Россия контролендәге җирләр аның үзендә кала. Трамп планы шундый.

Илон Маск шушы хәбәрне пост итеп куеп: «Озакламый мәгънәсез үтерешләр бетәчәк. Сугыштан табыш алучылар, сугышны кыздыручылар вакыты тәмамлана», – дип язган.

Бу планга карата Россия ягыннан әлегә бернинди комментарий да булмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар