Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илон Маск «Азатлык» радиосын* ябарга тәкъдим итте (*Чит ил агенты булып табылган)

news_top_970_100

АКШның дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге департаменты башлыгы, эшмәкәр Илон Маск «Азатлык радиосы» һәм «Голос Америки» радиоларын (икесе дә чит ил агенты дип табылган) ябарга тәкъдим итте. Илон Маск әйтүенчә, бу радиолар популяр түгел, ә аларны тоту өчен, АКШ ел саен 1 миллиард доллар акча бирә. Бу хакта ул үзенең аккаунтында язган.

Илон Маск бу радиода эшләүчеләрне «акылдан язган сул карашлы кешеләр, алар үзләре өчен сөйлиләр» дип язган.

«Әйе, ябыгыз аларны. Европа инде хәзер азат (бюрократияне исәпкә алмаганда). Аларны бүтән беркем дә тыңламый», – дигән ул.

«Азатлык*» радиосы 1950 елда Германиянең Мюнхен шәһәрендә ачылды, ул 3 дистәгә якын телдә, шул исәптән, татар һәм башкорт телләрендә дә сөйли. Совет заманында радиотапшырулар томалана. 1988 елда СССР радионы томаламый башлады. 1995 елда радио, Чехия хөкүмәте чакыруы буенча, Прагага күченә.

1998 елда «Азатлык*» «Татарстан» радиосы белән хезмәттәшлек итә башлый, радио тапшырулары республикада да яңгырый. Бу практика 2007 елда төгәлләнә.

2016 елда радиотапшырулар төгәлләнде, ул сайт буларак эшли. 2017 елда Россиядә «чит ил агентлары» исемлегенә кертелде. Баш мөхәррир – Рим Гыйльфанов.

*чит ил агенты дип табылган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100