Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илон Маск 2024 елга куркыныч фараз әйткән

news_top_970_100
Илон Маск 2024 елга куркыныч фараз әйткән

Дөньяның иң бай кешеләренең берсе – АКШ миллиардеры, «SpaceX» компаниясенә нигез салган Илон Маск «Твиттер» – X социаль челтәрендә 2024 елга фараз ясаган.

Кулланучыларның берсе аннан: «4 ел акылдан авышкан елдан соң нинди ел килер икән?» – дип сораган. «Минем фараз: 2024 ел тагын да акылдан язганрак булачак», – дип җавап биргән Илон Маск.

Октябрь аенда Илон Маск аудиоконфеенция вакытында Украинадагы конфликтны туктатырга чакырды. «The Wall Street Journal» сайтында аның сүзләре китерелә. «Без Украинада тынычлык урнаштырырга тиеш, һәм, минем уйлавымча, Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк», – диде ул. Бизнесмен фикеренчә, Украинаның алып барган хәрби хәрәкәтләренең мәгънәсе юк, Якын Көнчыгыштагы сугышка кушылып китеп, алар глобаль конфликт китереп чыгарырга мөмкин. Илон Маск, бу конфликтлар Россия, Иран һәм Кытайның берләшүенә китерә һәм АКШ өчен зыянлы, дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100