Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илнурның рухи шәһит булып китсен, рухы оҗмах түрендә урын алсын»

news_top_970_100
«Илнурның рухи шәһит булып китсен, рухы оҗмах түрендә урын алсын»

Украинада барган махсус хәрби операциядә Кукмара егете, рядовой Нәҗипов Илнурны соңгы юлга озаттылар. Илнурга 2 декабрьдә 34 яшь тулган булган. Аның 2 улы ятим калды, дип яза «Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Сәләхетдинова.

Район мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, «Кукмара якташлыгы» җирле Казан иҗтимагый оешмасы рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашкан.

«Безне уртак кайгы берләштерә. Безнең якташыбыз изге бурычын үтәгәндә һәлак булды. Мәңгелек дан», – ди мәтамне алып баручы.

«Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Илнур Салават улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», – диде Сергей Димитриев.

Хушлашу мәрасимендә Кукмара районы хәрби комиссары да катнашты. 

«Оборона министрлыгы, Кукмара районы хәрби комиссариаты һәм шәхсән үз исемемнән олы кайгыгызны уртаклашам. Илнурның нинди кеше булуы турында бер факт сөйли: ул контракт буенча машина йөртүче булып киткән иде, тик йөрәге кушуы буенча, штурм отрядына күчте. Луганск Халык Республикасында бер торак пунктны штурмлаганда һәлак булды. Геройга мәңгелек хәтер, мәңгелек дан!» – диде Кукмара районы хәрби комиссары.

«Мин үзем Сабадан. Безнең сеңлебез дә Сабадан иде, кияү дә Сабадан иде. Менә бүген аларның уллары Нәҗипов Илнур Салават улын соңгы юлга озатырга килдек. Барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез. Ватанны сакларга киткән шушы улларыбыз, егетләребез исән-имин туган җирләргә әйләнеп кайтсыннар», – дип рәхмәтен җиткерде Илнурның туганы.

"Кукмара районы әфганчылары һәм хәрби хәрәкәт ветераннары хәрәкәте исеменнән сезгә килгән авыр кайгыны уртаклашабыз. Илнурның рухи шәһит булып китсен, рухы оҗмах түрендә урын алсын", – диде әфганчылар исеменнән чыгыш ясаучы. 

«Кайгыларыгызны уртаклашабыз. Шушы геройларыбыз геройларча сугыш кырында үзләренең гомерләрен безнең илебез өчен биреп калган егетләребез. Алар мәңгелеккә күңелләребездә калачак, мәңгелеккә районыбыз, илебез тарихына кереп калачак", – дип сөйләде мәрасимгә килгән ир-ат. 

Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Илнур мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда белем алган. Килешү нигезендә хезмәт итәргә ул быелның 29 мартында киткән булган.

Илнур Нәҗиповны Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләделәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Президент рассказал кого призовут из запасников, а кого нет
В Питере спасли ребенка, которого год насиловал маньяк
Тарзан рассказал, что на самом деле было в браке Королевой
news_right_column_3_240_400
В России убийцы душили, кромсали тело, а после утопили: УЖАС
news_bot_970_100