Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илнур улымны онытырлык түгел...»

news_top_970_100
«Илнур улымны онытырлык түгел...»

Башкортстанның Стәрлебаш районының Иске Калкаш авылында Илнур Ярмөхәммәтовны соңгы юлга озатканнар. Махсус опреациядә һәлак булган якташлары турында Рөстәм Рахмангулов социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Илнур Варис улын укытучылары, дуслары, авылдашлары әйбәт, ачык, максатчан, хезмәт сөючән буларак белә. Яшь булуына карамастан, ул авторитетлы булды. Без югалту ачысын уртаклашабыз. Ватан сакчысына баш иябез. Мәңгелек хәтер!» – дип язган район башлыгы.

Илнур Ярмөхәммәтов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Орденны әтисенә тапшырганнар.

«Шундый яшьләр китә. Яшәргә дә яшәргә...» – дип яза Снежана Сабирова.

«Япь-яшь егетләр әрәм булып бетәләр инде, шулхәтле йөрәк әрни», – ди Зөлфия Шәфыйкова.

Альмира Мансурова Мәҗит Гафуриның юлларын китергән: «Юктырсың ла, Алла, әгәр булсаң, чыдап тормас идең бу хәлгә. Күпме балалар әрәм була, туктатыгыз инде». Аңа Лидия Газизова «Әстәгъфирулла» дип җавап кайтарган.

Рита Зөлкарнәева: «Илнур улымны онытырлык түгел. Ул шулкадәр тырыш, уңган, кешегә гел елмаеп тора торган бала булды. Варис абыйга түземлек бирсен», – дип язган.

Фирүзә Әмирханова: «Шулкадәр авыр каравы, ә әти-әнисенә ничекләр түзәргә, нинди догалар булыша икән, кемнәр аңлатыр?» – дип яза.

Гөлфия Әюпова: «Газизләренә сабырлык бир», – дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100