Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов хатынына: «Син сирәк кешегә бирелгән сәләткә ия»

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов хатынына: «Син сирәк кешегә бирелгән сәләткә ия»
Фото: Гөлназ Миньязованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист Илнур Фәйзрахманов хатыны, танылган алып баручы Гөлназ Миньязова бүген туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан ире социаль челтәрдә котлау һәм соклану сүзләре язган.

«Сине 27 ел беләм икән инде… Юк. Сине беренче күргәннән соң гына шулкадәр вакыт узган. Ә белүен әле дә белеп бетермим. Һәр елны син төрле. Көнеңнең һәр минуты нинди дә булса яңалык үзләштерүгә сарыф ителә. Иң гаҗәбе – яңа өлкәне өйрәнү сиңа җиңел бирелә. Ә бу – сирәкләр генә ия сәләт.

Шунысы тәгаен хак: әле иң яхшысы алда. Сәламәтлек, тынычлык булсын да, балалар сөендереп торсын.

Син көләч тә, җитди дә син,

Сак син, әмма кискен кайчак.

Җиңел күтәрелүчән, кире.

Сокланам: өр-яңа син һәрчак.

Акыллы, зирәк, сөйкемле син.

Һәр эшнең табасың җаен.

Дөрес, иртән аңлавы кыен...

Тик яңасың һәр сәгать саен.

Туган көнең белән, Гөлназ!» – дип эчкерсез хис-кичерешләрен белдергән ул тормыш иптәшенә.

Гөлназ Миньязова туган көне уңаеннан үзе дә нәтиҗәләр ясаган. Ул 14 яшьтә тизрәк авылдан китәргә теләве, популяр, ышаныч яулаган абруйлы шәхес буласы килүен белдергән. Беренче белеме буенча режиссер һәм чаралар оештыручы булуын, 25 ел радиода һәм ТВда эшләвен, төрле дәрәҗәдәге ул үткәргән концерт һәм чараларны санап бетергесез булуын, соңрак юрист һөнәрен үзләштерүен, 2014 елдан башлап күп кенә танышларына һәм таныш булмаган кешеләргә юридик мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүен искәрткән.

«Тагын бер мәхәббәтем – психология. Тормышта күп нәрсә булды: кайгыру, югалту... һәм күп нәрсә алдым да. Шуңа күрә янәшәмдә булган һәр кешегә, иремә, балаларга, әнигә һәм әтигә, туганнарым гаиләләренә рәхмәт белдерәм. Минем белән булган вакыйгаларга да рәхмәтлемен. Максатчан, сабыр, өйрәнергә һәм белергә омтылыш өчен үземә дә рәхмәт!

Тормыш дәвам итә. Балаларымның үскәнен һәм аларның гаиләләрен, аларның кем булуын күрермен. Искиткеч урыннарда булырмын. Үземне күп тапкыр бәхетле тоярмын һәм тагын күп тапкыр елармын да. Тормыш ачык, кызыклы һәм төрле. Тормыштан нәрсәдер алу һәм югалту – ул тәҗрибә туплау. Мин – яхшы укучы һәм монда үз вакытында килдем һәм шуңа күрә алга таба да үземчә, лаеклы тормыш итәчәкмен», – дип язган Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100