Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов укытучыларның бүгенге хәлен тасвирлап язган

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов укытучыларның бүгенге хәлен тасвирлап язган
Фото социаль челтәрдән

Танылган алып баручы Илнур Фәйзрахманов социаль челтәрдәге сәхифәсендә укытучыларның бүгенге хәле турында гап-гади аңлатып биргән һәм аларны бәйрәм белән котлаган.

«Укытучы!

Бүген мин укытучыны карга бата-бата кырдан кайтучы, җилкәсенә авыр салам көлтәсе күтәргән әби-бабайга тиңлим.

Никадәр йөк бүген укытучы иңендә?!

– Баланы укыт;

– Тәртипле тәрбия бир;

–  ЕГЭсына бюджет урынына керерлек балл җыярлык итеп әзерлә;

–  Баланы әрләмә, хәтта кырын да карама;

– Әти-әнисе ризалык кәгазенә имза куймаса, такта сөрттермә, дежурный итеп куйма, өмәләргә алып чыкма;

– Бала сине әти-әниең, җиде буын бабаңны искә төшереп мыскыллый икән, дәшмә!

Кызганыч, илдәге мәгариф системасы, гарип демократия, чиле-пешле үзаң бүген укытучының дәрәҗәсен бик төшерде.

Укытучының да кеше икәнен онытып, юк эшне бар дип, әти-әниләр көн саен прокуратурага дистәләгән хатлар сырлый.

Илһамланып, күңелен салып балаларны укытасы урында, укытучы прокуратурадан төшкән хатка җавап биреп, гаепсезлеген исбатлап вакыт уздыра...

Өф-өф итеп иркәләп, саклап, кайгыртып (ә чынлыкта – баланы үз иркенә куеп, ни эшләсә дә, төпченмичә генә шуны хуплап) әти-әни бүген үз баласыннан җинаятьче, психикасы сәламәт булмаган адәм тәрбияли.

Баласын 60-70 мең түләп «элитный» мәктәпкә йөртүче, чынында мәктәпкә кергәндә исәнләшә дә белмәгән ата-ананың баласыннан укытучы гына ничекләр итеп Шәхес тәрбияли алсын икән?!

Хөрмәтле укытучылар! Сабырлык сезгә! Ходай сабырлык биреп, сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итсен.

Белемгә омтылган укучылар гына түгел, адекват әти-әниләрнең дә күбрәк булуын телим», – дип язган ул.

Комментарийларда журналистка котлаулары һәм укытучының бүгенге хәлен аңлавы өчен рәхмәт белдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100