Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов: «Мобилизацияләнгән классташым белән сөйләштем...»

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов: «Мобилизацияләнгән классташым белән сөйләштем...»
https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

Журналист илдә барган вакыйгаларга карата, гомумән, тормышта булган һәр яңалыкка, киеренке халәткә үз мөнәсәбәтен белдереп, социаль челтәрләрдә фикерләре белән даими уртаклаша. Көн кадагында – өлешчә мобилизация. Бу юлы Илнур шул хакта язган.

«Бүген мобилизацияләнүчеләр сафына эләккән, Чечен сугышы афәтен кичергән классташым белән сөйләшеп алдым.

Аның тәҗрибәсе зур. Күпне күргән. 90нчы еллар азагындагы хәрби бардактан соң монысына гаҗәпләнми... Хәер, монысы – икенче тема.

Авылдан бишәү алар. Җәмгыятьнең (сезнең-безнең дип тә санагыз) вакытында күтәрелеп чыгуы, кимчелекләрне күрсәтә белүе нәтиҗәсендә хакимият ишетте. «Казан Экспо»да булган мобилизацияләнүчеләр, мәсәлән, көчәйтелгән медицина тикшеренүе уза. Җитди кимчелекләр булган очракта, РКБга өстәмә күзәтүгә җибәреләләр.

Хәрби өйрәнүләр юк дәрәҗәсендә, диделәр. 25 октябрьгә кадәр ир-егетләр биредә булачак.

Ни өчен? Беренчедән, сәламәтлек ягыннан яраклылыкны ачыкларга. Икенчедән, һәм иң мөһиме: бүген ил башлыгы да, хәрби командование дә мобилизацияләнүчеләрне кая куярга белми. Җыярга боерык булды! Җыйдылар. Хәзер ни эшләтергә? Монысын әле уйламаганнар...

Уйларлар әле. Аңа кадәр тынычланып та куярлар, бәлки. Безнекеләр генә исән-сау, янәшәдә булсын», – дип юраган Илнур әфәнде кичә «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Журналистның әлеге җөмләләре бер җылы сүз ишетергә тилмереп торучы халыкны аз булса да юата алган. «Синең язманы укыгач, шулхәтле рәхәт, өметле булып куйды, Илнур энем», «Ахыры хәерле булсын», «Күңелләрдә ышаныч уятасың, рәхмәт, Илнур!» – дип язганнар аның виртуаль дуслары.

Бүген исә, теманы дәвам итеп, Илнур Фәйзрахманов: «Илдә тынычлык, күңелләрдә хөрлек кенә урнашсын. Ирләр дә, хатыннар да, балалар да телефон шылтырауга сискәнеп китүдән туктасын. Яхшы хәбәрләр китерүче атна тусын.

Күңел сизә... яхшыга борылыш булачак, Аллаһ боерса!» – дигән.

Амин!

https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100