news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов Казандагы данлыклы шахмат мәктәбен тәнкыйтьли: «Кеше көлдермәгез инде»

news_top
Илнур Фәйзрахманов Казандагы данлыклы шахмат мәктәбен тәнкыйтьли: «Кеше көлдермәгез инде»

Журналист Илнур Фәйзрахманов Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбенә килеп, биредәге шартларга шаккаткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә яза һәм республиканың югары органнарына мөрәҗәгать итә. 

«Мактаулы (ә бәлки – мактанчыктыр), мәгърур, мең елдан артык тарихы булган Казан үзәгендәге Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе бу…

Мондый урындыклар безнең түрәләрнең җиденче буын туганнарының бәрәңге базында да тормый торгандыр инде… Шахмат – спорт та, мәдәният тә, мәгариф тә. Шуңа барлык министрлыкларны да билгелим… Татарстанның мәдәният, фән, спорт министрлыклары! Кеше көлдермәгез инде… Әле, җитмәсә, Татарстанның Шахмат федерациясе дә шушында… Балалар йөри бит мәктәпкә.

Бүген беренче мәртәбә килгән 5 яшьлекләрне карап тордым. Залга килеп керүгә, бер малай ярып салды: «Мама, смотри! Стулья и столы как в бане и на даче у бабульки!»  – дип яза Илнур. 

 

Фото: © https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2022
    Исемсез
    Кайда үскән соң бу бала, нинди гаиләдән?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар