Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов Гөлназ Миньязова белән мөнәсәбәтләре турында: “Күрәсе күрелгәндер...”

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов Гөлназ Миньязова белән мөнәсәбәтләре турында: “Күрәсе күрелгәндер...”
https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

Журналист ВКонтакте челтәрендә хатыны Гөлназны туган көне белән котлаган. Алай гына да түгел, беренче очрашу, гашыйк булу хатирәләрен яңарткан. Хис-кичерешләрен дә ачып салган. Тарихи фотолар белән уртаклашкан. Ярату, наз, хөрмәт тулы әлеге котлауны укып карагыз әле...

«1997! Мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны район башлыгы үзенә җыеп, зур мәҗлес уздырды... Беренче күрүем шунда иде... Менә бу җырлаган мизгел шул очрашудан...

Шул ук көнне район хастаханәсендә медосмотр да узасы идек. Чиратта бергә басып торылды. Кыюсыз гына башлаган сүземне ул түгел, дус кызы күтәреп алды. Хәзер булса, телефонда актарыныр иде инде, ул чакта «медкарта»сын укыды микән, белмим...

Автобуста Казаннан авылга, авылдан Казанга кайтып-китеп йөргәндә, ул яшәгән тулай торакка авылдашлар янына килгәндә дистәләгән сүз катулар да уңышсыз иде... Кая инде?! Ул бит «Таң җилләре аша» тапшыруы алып баручысы... Ә бу тапшыру рейтингы буенча заманында яңалыкларны да уздыра иде.

2000 ел. Икенче фото шул чордан. Болгар FМ радиосы... Яшьлек, максимализм, тау-ташларны күчерергә әзер вакыт... Якташлык эштә ярдәм иткәндер... Эш уртак мавыгуларны китереп чыгаргандыр... Минем өчен исә бергә эшли башлау – өч ел көйрәгән хисләрне, керосин лампасы филтәсен күтәреп куйгандай, үрләтеп җибәрү булгандыр...

Узасы узылып беткәндер инде... Күрәсе күрелгәндер...

Яуланачак зур үрләрең алда булсын! Яңа өлкәдәге эшеңне күрәм, күзәтәм, сокланам, хуплыйм. Кайчак махсус киресен сукалыйм. Чөнки беләм: андый халәттә синең яшерен көчең, мотиваторлык осталыгың тизләнеш ала. Иң кызуын миңа чыгарып, командаңа инде син сөзеп алынган мәгълүматны гына бирәсең.

Бул гына! Элек ничек булса, бүген дә шул ук хисләр миндә. Югалмады алар! Киресенчә, ныгыды гына...

Бәйрәмең белән, Нәнияз!» – дип хатынына булган эчкерсез хисләре белән уртаклашкан Илнур Фәйзрахманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100