Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов юллар турында: «Безнең салым акчалары кар сулары белән ага...»

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов юллар турында: «Безнең салым акчалары кар сулары белән ага...»
Фото: Илнур Фәйзрахмановның "ВКонтакте" сәхифәсеннән

Журналист, танылган алып баручы Илнур Фәзрахманов – халык мәнфәгатьләрен чын күңеленнән кайгыртып, социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүгенге замандагы проблемаларны даими яктыртып барган кеше. Менә яз җитеп, кар эри башлау белән, Илнур әфәнде юлларның төзексезлеге турында борчыла башлаган.

«Кар эри. Кар сулары белән асфальт җебеп ага. Асфальт – акча! Безнең салым акчасы!..

Юлда әллә нинди акыллы фикерләр туа. Ә җимерек юлларда м сүгенү сүзләре һәм сораулар гына. Менә безнең фатирда залдагы үзем ябыштырган обой 12 ел тора инде. Чөнки сыйфатлы итеп, кат-кат акча түкмәслек итеп эшләнгән.

Ә юллар? Дәүләткә күчкән безнең салым акчасы «ташып» торгач, ремонтлаган юл, ярты ел саен, үсмернең бите бетчәләгән кебек, кабарып, чокырланып бетә. Космоска очып бөтен галәмгә «пес итеп» ятарлык технологияләр генә түгел, юллар салуның да алдынгы технологияләре бар бит инде ул... Безнең оныклар булса да андый юлларны күрер микән?!» – дип, фикерләре белән уртаклашкан журналист. Дәлил итеп, шәһәр ишегалларының бер «матур» почмагын фотога да төшергән.

«Кар өстенә асфальт салгач, нишләтәсең инде...»,

«Юллар өчен бюджет акчасы белән эш итүчеләрнең фамилияләрен белмисезме?»,

«Әй Раббым, кайчан бетәр бу башбаштак, кайчан халык талаудан туктап, аз гына булса да халыкны кайгыртырлар икән? Булмас инде җәмәгать, булмас.. Безнең халык, иптәш Әминов әйтмешли «сарык», ә сарык – кайда куалар, шунда бара»,

«Ни эшләп халык сарык булсын?! Инициатива «наказуемо», менә шуңа дәшмиләр... Ул акчаларны халыктан талап кына алалар, ә кесә бик өстә, бик югары», – дип, Илнур әфәнденең әлеге язмасы астына комментарийлар язганнар.

Фото: https://vk.com/al_feed.php?z=photo712052065_457239784%2Fwall712052065_2743 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100