Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Фәйзрахманов белән Гөлназ Миньязова яңадан кавышкан

Журналист шәхси тормышының үзгәрешләр кичерүенә хатыны эшли торган челтәрле бизнес сәбәпче булуын сөйләгән.

news_top_970_100
Илнур Фәйзрахманов белән Гөлназ Миньязова яңадан кавышкан

Журналист Илнур Фәйзрахманов белән хатыны «Болгар радисы» алып баручысы Гөлназ Миньязова яңадан бергә яши башлаган. Бу хакта Илнур үзенең инстаграм сәхифәсендә сөенеп хәбәр итә.

Илнур сүзне яңа язылучылары өчен үзе белән таныштырудан башлаган.

«Минем биттә урын алган контент чуар. Мин аны махсус бер юнәлештә генә алып бармадым. Урнаштырган һәр материал күңел халәтем. Ачу килгәндә тиешле кешеләрне сүгәм, матур эшләр күрсәм ихлас сөенәм.

Мин команда бирүләренә күнеп яши торган кеше түгел. Аннан, күңел тартмаганны эшләп тә булмый ул…

19 ел буена иртәдән кичкә кадәр иҗади өлкәдә кайналды. Тәрҗемә, сценарийлар, мәктәп укучылары өчен әкият — хикәяләр, реферат, курс эшләре, аудиокитаплар яздыру. Болар бүген дә бар. Ләкин даими булып торган эш түгел», — дип сөйләгән ул.

Илнур шәхси тормышының да үзгәрешләр кичерүе һәм моңа хатыны эшли торган челтәрле бизнес сәбәпче булуын сөйләгән.

«Бер ай элек, үземнең гомер буе азапланган, артык авырлык ташлау тәҗрибәсеннән чыгып, ябыгу проекты башлап җибәрдем. Бу проект шәхси тормышымда зур борылыш ясарга нигез булды. Бүген мин балаларым, әниләре белән бергә. Шөкер, гаилә янәдән бербөтен!!!

Һәр яңалыкка сак карыйм.Хатынымның челтәрле бизнес белән ныгытып шөгыльләнүен моңа кадәр белсәм дә, күзәтеп барганым юк иде. Хәзер мин дә аның нечкәлекләренә төшенә башладым. Шуңа күрә инстаграм битем бераз үзгәреш алыр. Сәламәт яшәү рәвеше — үзәк тема булыр», — дип язган Илнур.

2019 елда Гөлназ Фәйзрахманова ире Илнур Фәйзрахманов белән аерылышуы турында хәбәр иткән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100