news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнур Абдуллин гигант помидор үстергән: «Иделдән килгән пар кырау һәм салкыннан саклый»

Көз якынлаша, бакчаларда уңыш җыю сезоны башлана. «Интертат» укучылары да куанычларын уртаклаша.

news_top
Илнур Абдуллин гигант помидор үстергән: «Иделдән килгән пар кырау һәм салкыннан саклый»
Фото: © «Интертат», Илнур Абдуллин, дизайн Ильяс Хаҗиевныкы

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Илнур Абдуллин редакциядә бар кешегә дә гел ярдәм итеп тора. Көнкүреш мәсьәләләрен Илнур абый «хәл итә» безнең. Урындык ватылса да, су бетсә дә, салкын булса да, артык эсселәнеп китсә дә, күпләр Илнур абыйга дәшә – ул бар проблеманы хәл итеп бирә. Инде менә Илнур абыйның уңган бакчачы булуын да белдек. Ул бакчасында төрле яшелчәләр үстерә.

Фото: © Илнур Абдуллин

Быел помидор уңган – шуның берсе 1 кило 438 грамм булып үскән. Ачык грунтта үскән гигантның фотоларын күреп шаккаттык!

Без, әлбәттә, мул уңыш серен белергә ашыктык. Ничек үстергән, нәрсә сипкән дә ничек саклаган?

«Башта каплый торган материал белән каплап тордым. Аннары су сиптем, тәрбияләдем, артык үсентеләрен (пасынки) өзеп тордым. Менә шундый помидор үсте», – ди Илнур абый, куанычы белән уртаклашып.

Фото: © Илнур Абдуллин

«Иделдән пар килә, кырау, салкын узарга бирми»

Илнур Абдуллинның участогы Казанның Победилово бакчачылык ширкәтендә икән. Биредә бакчалар Идел елгасы буенда гына урнашкан.

«Безнең анда кыраулар-ниләр юк. Судан пар килә, ул кырау, салкын узарга бирми. Иделдән килгән җылы безнең уңышны саклый», – ди Илнур абый.

Ул үсемлекләренә ашлама сипмәвен ассызыклый. Язын черемә салып утырткан да, су сибеп, чүбен утап, төбен йомшартып торган. Кирәк чакта агач көле генә сибәбез, ди ул.

«Рассаданы да үзем ясадым. Интернет-кибеттән «Лось» дигән сорт орлыгын сатып алдым», – ди ул.

Әлегә гигант помидорны кисеп ашамаганнар – тәмен белмиләр.

Фото: © Илнур Абдуллин

«Суны дымлылыкка карап кына сибәм»

Илнур абый помидорга су сибү серен дә уртаклашты. «Дымына карап кына сибәм. 3 көнгә, 2 көнгә бер тапкыр, хәтта атнасына бер тапкыр сипкән вакытлар да булды. Әле яңгырлар да явып торды бит. Быел һава торышы бик уңайлы булды», – ди ул.

Помидорлар 1 метр чамасы биеклектә үскән. Ул аларны таякка бәйләп куйган.

«Башка елларны 1 кг 200 г, 1 кг 900 г лы помидорлар да үстергән булды. Кырау соң төшә бит бездә. Иделдән килгән җылы парландырып, саклап тора. Помидорларның яшелләрен сентябрь азагында гына җыеп алабыз. Әле алар үсә, кызара, чәчәк ата», – ди Илнур абый.

Фото: © Илнур Абдуллин

«Бакчада эшләргә кирәк!»

Помидорлардан Илнур абыйның хатыны Лилия соклар, салатлар, лечо ясый.

«Бакчада эшләргә кирәк, ял итеп ятып булмый», – ди Илнур абый, уңышның сере нидә, дигән сорауга җавап итеп.

Илнур белән Лилия Абдуллиннар бакчасында баллы борыч, ачы борыч, баклажан, кыяр, суган-сарымсак, ташкабак һәм башкалар гөрләп үсә.

«Роза чәчәкләрен дә бик яратам», – ди Илнур абый.

Фото: © Илнур Абдуллин

***

Моңа кадәр Казанның Вознесенское торак массивында яшәүче Индүс абый Дөлфенуров үстергән помидор турында язган идек. Помидорның авырлыгы 1,227 г булган, Индүс абый аңа үзе шаккаткан. «Гомердә дә бу кадәр булганы юк иде», – дип сөйләде ул «Интертат»ка. Шаккаткыч помидор үстергән Индүс абый: «Җылы су гына сиптем», – дип язган идек.

«Бу – урамда, ачык грунтта үскән помидор. Кайчы белән көчкә кисеп алдым мин аны. Алып кереп үлчәдем – шаккаттым. Әле бер дә бу чаклы үскәне юк иде, үз гомеремдә беренче тапкыр 1 кило да 200 грамм булган помидор күрәм. 600-800 грамм булганнары да бар араларында. Үзе шулай үсте, аерым ашламалар кулланмадык», – диде ул.

Фото: © Индүс Дөлфенуров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар