Шылт иткән тавышка да колак салып, Зиннәт урынында ята бирде. Тәрәзә каршындагы миләштә ниндидер төн кошы өздереп сайрады, тыкрык башындагы Сафый картның көчеге ләңгелдәп өреп алды. Тегеләй, ни, бар авыл халкы җиденче төшләрен күреп, онытылып йоклыйлар иде. Бераздан урам буенда кемнәрнеңдер көлеп-гөрләшеп атлаганнары ишетелде. Берсенең гармуны да тыркылдап куйды бугай. Ир үзе белән бергә картайган диванын шыгырдатмаска тырышып, урыныннан кузгалды, пәрдәне күтәрә төшеп, тышка күз салды. Егетләр шулай урам әйләнәләр икән. Әнә берсе барысын уздырырга теләп җыр ертыгын да сузып алды:
Без китәбез иртәгә,
Шинель салып җилкәгә...
Кайдан чокып чыгарганнар бу борынгы җырны? Тәгаен, Илшатны озатырга җыелган егетләр инде болар. Әнә шул җилбаш үзе дә уртадан атлый, кәчтүм җилбәгәй, күлмәк кендеккә кадәр ачык. Ай, балакай... Бүген көндез кереп, Салих белән хушлашып чыкты ул, Зиннәтнең хәер-фатихасын алды.
Ул кергәч, караватында утырган улы, кара янып:
– Йөрмә, бырат, анда өеп куймаганнар. Менә миңа карап акылыңа кил, – диде, юрган белән уралган аякларына ымлады.
Иблис саташтырган адәм сине тыңлыймыни ул:.
– Юк, менә бар йөрәгем белән сизәм, уңа юлым. Үпкәләмә, абый, кемгә ничек кәрт төшә бит. Сиңа болай, миңа бөтенләй башкача. Алдыма алганны эшлим инде мин. Кәгазьләр кесәдә, иртәгә ту-ту, поезд. Давай, исән-сау торыгыз, – дип чыгып китте.
Украинага китеп барышы, ил сакларга, үз теләге белән. Баш җитмәс эшләр...
Зиннәт тагын диванына чүмәште. Улы уянып китүдән курка иде ул. Уянса, төннең калган өлешен йоклый алмаячак инде, сызланулары башланачак, дарулары да ярдәм итмәячәк. Ни хәлдер, яралар, гадәттә, төнлә отыры үзләрен сиздерәләр.
Менә әле Илшатны башсызга санап яткан була, ә ел элек нәкъ шулай Салихы, зур өметләр белән, яу кырына чыгып киткән иде түгелме соң? Бу хакта беренче тапкыр килене Суфия сүз кузгаткач, гүпчим каршы төшкән иде ата кеше. Улы тупсаны атлап чыгып киткәнче күңеле кабул итә алмады бу адымны. Әле кыштан ук, теге хахул җирләрендә алышлар башлангач та, авыл гөжләп торды. Имеш тә, анда барганнарга күз күрмәгән, колак ишетмәгән күләмдә акча түлиләр икән, капчыклап бирәләр, ди... Трай тибеп йөргән, яшьләре 40тан узган, шуңа кадәр гаилә кормаган, «ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дип яшәгән 1-2 егет язылдылар военкоматка барып. Исән-имин генә ят җирләрдә йөрделәр кебек. Акча алуларын белгән юк, ну, берсе кайтып, атна буе айнымый эчеп ятып китте. Кибеттән чыкмады, диделәр. Шуннан күрше-тирә авыллардан хәбәрләр килә торды. Берсенең ире, кайтып, бар кредитларын түләп куйган, ди, икенчесе яңа өйнең бурасын күтәргән шул акчаларга...
Авылда эшсезлек бәкәлгә суга, тынны буа. Хәллерәкләр күпләп мал үрчетеп көн күрәләр күрүен. Кем дә риза булыр иде, әмма бер сыер өчен 70-80 мең акча чыгарып салырга кирәк бит. Абзарыңа 10 сыер бәйлим дисәң, чутлап чыгар суммасын. Салих кыш көне шикәр заводында акча эшли иде эшләвен. Җәй җитсә, булган мал-туарга печән әзерләгән була, бәрәңге күмә, бакча үстерә, танышлары белән берләшеп мунча сала чувашларда – бетте шуның белән. Суфиясы утлар чәчә инде һәр кич саен, гел урынны аерым җәя башлый. Улын жәлләп йөрәгенә кан сава инде Зиннәтнең. Ә килен ел әйләнәсендә контора тирәсендә, хакы бар иренә тавыш күтәрергә.
– Кайчан мине кешеләр төсле зур өйдә яшәтергә җыенасың? – дип, авызын да ачтырмый иренең. Зиннәт белән бергә яшиләр яшьләр. 2 ел элек хатыны үлеп китте, үч иткәндәй. Кеше өендә вакытлыча торып торган якыннарын үзе янына чакырды ата кеше. Өй бәләкәйрәк анысы, бәләкәйрәк, ну сыялар иде бит. Әкренләп барысы да булыр иде әле.
Килен кеше Суфия һәр кичне игәүли башлады ирен. Ходай чыгарып куйган форсат бу, барырсың да кайтырсың, әнә башкалар йөриләр ич, ул кадәр акчаны без үз гомеребездә күрәчәк түгел. Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, фәлән-фәсмәтән...
Тешләрен шыгырдатып шундый сүзләрне тыңлап утырды Зиннәт, яннарына чыгып, бер каршы сүз әйтә алмады. Пырдымсыз иде аның килене. Тырышлыкка – тырыш, кулыннан эш тә килә, мәгәр авызына шәйтан төкергән инде менә. Каршы әйтсәң, черетеп түгә ул сине, чәйнәп төкереп бәрә. Аннан соң, күзләренә генә карап тора иде хатынының Салих. Һушлары китә иде инде улының кыланышларына карап әти кешенең. Утырырга урындык алып бирсә дә тузанын сөртеп, өстен каккалап, җайлаштырып китереп куйган була, 32 тешен күрсәтеп елмая үзе, чукынган. Зиннәт тә хатын белән яшәде, бергә картайдылар, хәзер килеп, күзләренең нинди төстә булганын хәтерләми дә инде, әллә туры караганы да булмагандыр ла. Яшәделәр, бала бактылар, тормыш көттеләр, кешеләрдән ким булмадылар шикелле. Ә бу малай эрепләр төшкән була шул нәрсәсе каршында, йөгерепләр йөри инде менә, тьфү… Элеккеләр әйтеп калдырганнар әнә, хатыныңа уч төбеңне күрсәтмә, дигәннәр. Йодрык йомарламасаң да бераз кырыслык кирәк инде. Башыңа менеп утыралар алар... Тәки шулай булды, майлады-җайлады хатыны Салихны, елап та куркытты, кычкырып та котын алды, телгәненә иреште: малай районга барып, гариза язып кайтты.
Бүгенгедәй язгы кич иде. Гаилә дусларын, дус-ишләрне җыеп, озату кичәсе оештырдылар. Суфия көне буе пешерде дә төшерде, Салих кибет сукмагын таптады. Ил сакчысына барысы изге теләкләр теләделәр, аның исән-сау йөреп кайтуына чәркә артлы чәркә күтәрделәр. Алсуланып чыккан килене Суфия гел ире тирәсендә бөтерелде, урынлы-урынсыз кагылып, үбеп-кочып кына торды бердәнберен. Зиннәтнең генә күңелендә шом иде, бер-бер бәлагә юлыкмаса гына ярар иде чит җирләрдә улы...
Түр бүлмәдән тавышлар килеп юлыкты: Салих бәргәләнә иде шикелле урын өстендә.
– Дима, әнә сул яктан ябырылалар, с...калар! Граната тондыр на ... каршыларына! Димо-он, сикер окопка, монда, монда… Әх, башсыз, долбо…! – дип кычкырырга тотынды саташулы төшеннән айный алмыйча.
Зиннәт, барып, улының уттай кызу кулбашына кагылды.
– Уян, улым, уян, берни дә юк, – дип тынычландырырга тырышты.
– Ә...нәрсә… – дип кинәт сискәнеп китте Салих, әтисен күреп, тирән итеп тын алды.
– Даруыңны эчәсеңме әллә?– дип аның хәленә керергә тырышты ата.
– Юк, кирәкми, ә син, бар, йокла, ничава, бар, – дип әтисен үз урынына куалады Салих.
Зиннәт утны сүндереп, күндәм генә үз урынына барып ятты. Һаман колагын шымайтып, алдагы бүлмәдәге тавышларны аулый иде әле ул. Күпмедер вакыт үткәч, улының елаганын ишетеп калды. Ничек тә ишеттермәскә тырышып, әллә мендәр читен тешләптер, өзеп-өзеп кенә үкси иде бала. Зиннәтнең дә ирексездән сөмердәп яшьләре коелдылар күзләреннән. Шундый тәкъдиргә тарыр улы дип, төшенә дә кереп чыкканы юк иде аның.
Хатын-кыз кулы тимәгән өйнең яме юк. Менә хәзер Зиннәтләрнең өе шундый хәлдә калды. Салих кайткан көнне үк, рия өчен генә төн йокламый, кешеләрдән дә оялмый, Суфия әниләренең өенә күчеп кайтып китте. Әйберләрен дә төйнәп тормады, соңыннан килеп алды. Хәзер әтиле-уллы дөнья көтеп яталар. Булган эшләрне Зиннәт үзе эшли, абзар тирәсендә булаша, бакчаны карый, тамак ягын кайгырта. Салих күбрәк вакыт түшәмгә текәлеп ята, яисә күршедәге кибет тирәсендә әйләнгәли. Аның хәлен белергә килүчеләр дә еш булып тора. Һәрберсе шешә кыстырып килә, әлбәттә, сөйләшеп сүзләре бетми. Аларның йөрүләрен кыскартырга да тырышып караган иде Зиннәт, улы идән буйлап тәгәрәп котырырга тотынды. Юл куйды ата, әллә бер-бер хәл булыр улы белән, Алла сакласын. Кибет тирәсендә, дә билгеле инде, ниндирәк кешеләр җыелганы.
Салихны бер сестра буханка машинасында алып килде. Таза гына гәүдәле хатын, «эһ» тә итми, егетне күтәреп алды да, шәп-шәп атлап, өйгә кереп тә китте. Авырлыгы да калмаган булган инде Салихның, ярты гәүдәнең ни авырлыгы? Ике аякны да бот төбеннән диярлек кисеп алганнар икән. Шуннан теге хатын култык таяклары кертеп куйды. Өстәлгә бер тартма дарулар таратып салды. Аларының ни нәрсәдән икәнен Салих ятлап беткән икән инде. Ялтырап торган ясалма аяклар карават астына урнаштырылды.
– Выздоравливай, солдат, – дип, сестра ап-ак булып калган Салихны кочаклап үпте дә, машинасына утырып, китеп тә барды. Мондый хикмәтне күрергә төн уртасына кадәр Зиннәт өенә авыл халкы агылды. Күргән кадәресеннән хатын-кызлар мышык-мышык борыннарын тарттылар, ир-атлар кашларын җыерып, читкә карап, еш-еш тәмәкеләрен суырдылар. Тәмам югалып калган Зиннәт керде дә чыкты, бер авыз сүз әйтә алмады. Алай да Суфия пешереп куйган ашны улына ашатырга башы эшләп калды. Ягылган мунча шул килеш суынды. Ыгы-зыгыда килененең ничек югалганын сизми дә калды ул.
Әлбәттә, килен кеше килде. Ашыкмый гына бар булган әйберләрне җыйды, төйнәде. Салих янына иркенләп утырып күңелендәгесен әйтте:
– Мин ярым-йорты адәм белән гомеремне заяга үткәрергә җыенмыйм. Яшем үтеп бармый, үз тиңемне табармын. Күрәчәгең шул булгандыр, маңгаеңа язылгандыр, минем монда гаебем юк, үпкәләп авыз турсайтма, дөрес итеп аңла. Кызыбызны кеше итәрмен. Хәлеңнән килгәнчә син дә булышырсың, синең балаң бит, – диде. Әйберләр алырга ныклап әзерләнеп килгән иде Суфия. Капка төбенә әрҗәле йөк машинасы килеп туктады. Ялланган ике егет күзгә күренгән бар нәрсәне машинага ташыдылар. Аларга күрсәтмәләр биреп торган Суфия, мул күкрәкләрен киереп:
– Хакым бар, ничә ел чәчләрем белән җир себердем мин монда.
Сүз эндәшмәде Зиннәт, мал кайгысымыни әле? Ә Салих кечкенә кызчыгы белән мәш килде. Бәләкәй генә кеше йораты әтисенең битләреннән сөйде, чутсыз тапкырлар кырынмаган иякләрен үпте, муеыннан кочты. Бала кешегә синең аякларың кирәкми, аңа әти кирәк! Карчыга булып очып кунды Суфия, кызының кыланышларын күреп алгач.
– Кит шул кыяфәтсез гарип яныннан, әллә чире йогар. Синең икенче – яхшы әтиең булыр, – дип гөр-гөр килде.
Шул көннән соң ике аягының берсен басмады килен кеше, кызын күрергә дә рөхсәт итмәде. Алай да бер килеп урады. Салихка хөкүмәттән шактый гына акча күчергәннәр иде. Ишетеп калган ачбет, очып килеп керде.
– Сиңа нигә акча? – дип өй эчен яңгыратты ул. – Әллә 3 көнлек гомерең калгандыр. Кызың турында уйларга тиешсең! Бар кәгазьләрне минем исемгә эшлибез! Әнисәгә бер ярдәмең булыр ичмасам.
Ризалашты Салих, берсүзсез, кушылган урыннарга имзасын салды.
– Миңа нигә акча, – дигән булды нәүмизләнеп. – Кызым үсәр, укырга кирәк булыр, тормыш корырга. Дөрес әйтә Суфия.
Икесе генә калган чакларда, Зиннәт улыннан бу хәлгә ничек калганы турында тәфсилләп сорашканы булды. Юк кына нәрсә сәбәп булган икән фаҗигага.
– Ярым җимерек бина эчендә оборонада идек без, – дип сөйләде улы. – Көтмәгәндә каты шартлау яңгырады. Шул чак миңа озын кунычлы күн итек кидергән кебек булдылар. Анда без берцыларда йөрдек, бавы бәйләнә торган озын ботинкаларда. Ә монда итекләр, балтырларны кысып торалар үзләре. Күз чите белән генә карасам, минем аяклар урынында калын бетон плитә ята. Стена ауган минем аякларга. Шуннан авырту килде, менә чагыштырсаң, үтереп теш сызлавы чебен тешләгән кебек кенә булыр иде. Ә монда ялкын уртасына аттылармыни! Малайлар ничек тә алып, лазаретка озатканнар. Ә аяклар коймак булганнар, кисеп аттылар үзләрен. Шуннан Ростовка барып эләктем. Город Ростов, где чертей бросает с мостов, дигән булалар иде аякларында йөргәннәр. Мин урын өстендә. Тән кызыша, температура төшми. Врачлар кул селтәгәннәр. Ә мин өндә кызым белән Суфияны уйлыйм, төшемдә дә шулар белән саташам. Сине, әти, болай гына искә алдым шикелле. Гел тегеләргә омтылам, тере калам, кайтам мин, дим. Менә кайттым...
Салих һаман да, уртларын чәйнәп, хатыны, кызы турында ямансулады. Гел шуларны сөйләр булды. Үч иткәндәй, Суфия да «киртә сикерде», эшеннән чыгып, районга китеп урнашты, 2-3 көнгә бер генә кайтып йөрер булды. Дөрестерме- юктырмы, халык арасында, «Суфия анда бер кәкре аяклыны тапкан» дигән сүзләр дә йөри башлады. Анысын ук улына сөйләп тормады Зиннәт. Нигә гайбәт белән йөрәген бетерергә? Ә менә оныгын юллап, бер батырлык эшләп ташлады. Салих бик тә юксына башлагач, бакчага барып, Әнисәне үзләренә алып кайтты. Тәрбияче булып эшләгән Саймә кодачасы каршы килмәде тагы. Ул әтисенең шатлануларын, ул балакайның чырылдауларын күрсәгез сез! Нур тулды өй эченә, чын менә. Икәүләп утырып чәй эчтеләр әтиле-кызлы. Зиннәт тыйнак кына кысылмады бу матур табынга. Шуннан Әнисә әтисенә рәсем ясап күрсәтергә булып китте. Кәгазь-каләм эзләп ду килделәр. Бер-берсенә елышып, өстәл артына утырганнар гына иде, кодагый ишекне иңенә ачып атылып керде дә, кызны йолкып алды әтисенең кочагыннан. Әле икенче көнне Суфия үзе килеп зәһәрен чәчеп китте:
– Карт алаша, синең дә аякларыңны сугып сындырам мин, йөрерсез улың белән парлап титаклап. Тагын бер йогынып карагыз минем кызыма. Икегезне бер кунычка тыгам, мине беләсез! – дип янап чыгып китте.
Әнә шул хәлләрдән соң йокысы качты Зиннәтнең. Ята төннәрен түшәм такталарына текәлеп. Үткәннәрне уйлый: бигрәк бәхетле яшәгәннәр икән дә алар теге заманнарда. Алдагысын фаразларга тырыша. Нәрсә булып бетәр бу малай белән, дип, йөрәге әрни, тыны кысыла. Бер сәрхүшкә әйләнеп, койма буенда җан бирерме? Әллә бара-бара җаен табармы яшәүнең? Килене әйтә дә ул, күрәчәге, дип. Барысын да язмышка гына кайтарып калдырып булмый торгандыр ул. Гарасат купты дөньясында. Күпме кулсызлар-аясызлар ауный тораннардар туган бусагаларына кайтып. Ятим калган хисапсыз балалар зар елый торганнардыр. Бер азагы булырмы бу мәхшәрнең?..