news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназар: «Зәринә Хәсәншина кияүгә чыгып китсә, запас бар»

news_top
Илназар: «Зәринә Хәсәншина кияүгә чыгып китсә, запас бар»
Фото: «Татар-информ» архивы

«Чаллы» телеканалының «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында автор-башкаручы Илназар кунак булды. Алып баручы Лилия Гатина аннан дуэтлар турында сорашты.

Зәринә белән бик матур дуэт чыкты, аннары тагын берәү, бәлки, тагын булыр, дип көтәбез. Ни өчен аны сайладың?

– Яратам бит мин Зәринәне. Иҗатын, әлбәттә. Бер күрдем дә гашыйк булдым аның үзенә, үз-үзен тотышына, тавышына. Карыйм да аның янында яшь күренәм кебек. Аңа тәкъдим иттем – каршы килмәде. Рәхмәт аңа. Ул «әйдә, эшлибез» дигәч, шатландым.

Тагын берәр дуэт турында хыялланасыңмы?

– Зәринә кияүгә чыгып китсә, запас бар. Берничә артисттан тәкъдим булды. «Казан егетләре» дуэт җырларга тәкъдим ясады. Алар белән дуэт булачак.

Илсөя Бәдретдинова белән дуэт турында уйлаганың юкмы?

– Зәринәгә кадәр Илсөягә дуэт җырларга тәкъдим иткән идем. Илсөя – бик башлы хатын. Ул, беләсеңме, миңа нәрсә диде? «Илназар, ярар без синең белән матур җыр яздырырбыз, ди. Мин бит гастрольгә чыгып китәм, син утырып каласың, җыр үләчәк», – диде. Шулай бит инде. Без кая башкарабыз ул җырны, аның кайтып кергәне юк, гел гастрольдә бит. «Син үзеңә башка тиң тап», – диде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2024
    Исемсез
    Алып баручы кыз бигерэк чибэр, куз тимэсен.
  • 1 апрель 2024
    Исемсез
    " Добершатыр" 90 нчы еллар сэхнэсендэ ин алдынгы диско-дуэт иде, уз стиле бар иде. Буген татар сэхнэсе бер зур мэгнэсез чуплек. Илназарга барлык унышлар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар