Соңгы вакытта Илназар белән Зәринә Хәсәншина дуэты популярлашып китте. Аларның «Бәхет алмасы», «Бик бәхетле» дигән җырларын халык яратты. Әлеге дуэтның мәхәббәт турындагы чираттагы җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Мәхәббәтне сүзләр яшәтә» җырының авторлары – Гөлинә Шәйхи һәм Илназар.
«Назлы сүзләреңнән өзмә,
Мәхәббәтне сүзләр яшәтә.
Күзләрдә сөю уты калсын,
Соңгы сулышкача яшәп тә...»