news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл: «Әни безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды»

news_top

Җырчы Илназ Сафиуллинның тормыш иптәше, популяр блогер Айгөл Хуҗина, Илназ белән очраша гына башлаган чордагы авырлыкларны искә алган. Баксаң, Айгөлнең әнисе аның Илназ белән мөнәсәбәтләренә бик нык каршы булган. Ләкин соңрак, шәхсән танышканнан соң, үзенең ялгышуын аңлаган. Хәзер исә киявен үз улыдай якын күреп ярата икән.

«Мин Илназ белән танышып, аралаша башлагач, бу хакта әнигә дә әйттем. «Илназ Сафиуллин дигән җырчы белән очрашам», - дидем. Ул шунда ук каршы булуын әйтте. Чөнки безнең яшь арабыз зур булуын белә иде. Ул миңа: «Аның гаиләсе бардыр, син бу хакта белмисең генә. Кулланачак та, ташлап китәчәк. Балалары бардыр», - дип әйтә башлады. Ләкин мин үземнең интуициямә таяндым, булачак ирем белән аралашуымны дәвам иттем һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм.

Аның белән очрашканда миңа әти-әниләремне дус кызым белән очрашам дип алдарга туры килә иде. Көннәрдән беркөнне Илназ минем әти-әниләрем белән танышырга теләк белдерде, мине дә үзенекеләр белән таныштырырга булды.

Яңа елдан соң 2 гыйнвар көнне без Чаллыга, минем әти-әниләрем янына кайттык. Әни безне матур өстәлләр корып каршы алды. Илназ белән шәхсән танышкач, аның миңа карата җитди мөнәсәбәтен күргәч, ул безнең бергә булуыбызга ике куллап ризалашты. «Кем белән булсаң бул, ләкин Илназ белән бул», - дигән сүзгә хәтле әйтте. Шуннан бирле әнием Илназны бик ярата. Кайвакыт, миңа караганда да ныграк ярата сыман тоела, – ди ул.

Хәзер инде үзе әни булган Айгөл үз әнисенең борчылуларын яхшы аңлый. Ул да кызының булачак егетләрен тикшерәчәген яшерми. Шулай да, блогер фикеренчә, ата-аналарның төп бурычы – балаларны лаеклы итеп тәрбияләү һәм дөрес үрнәк күрсәтү. «Шул очракта барысы да яхшы булачак», – дип нәтиҗә ясаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар