Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның туганы Рузил Ихсанов реанимациядә, аңа ярдәм җыялар

news_top_970_100
Илназ Сафиуллинның туганы Рузил Ихсанов реанимациядә, аңа ярдәм җыялар
социаль челтәрләр

Cоциаль челтәрләрдә хәләл чаралар алып баручы Рузил Ихсановка ярдәм җыю игълан иттеләр. Рузил хәзрәт гаиләсе белән җитди авариягә эләккән. Олы кызлары операциядән соң реанимациядә ята. Автомобиленә дә шактый зыян килгән. Бу хакта аның дуслары һәм коллегалары яза.

«Рамазан ае буе төрле хәерле эшләр эшләдек. Рамазаннан соң да Аллаһ каршында ихлас калуыбызны тагын бер кат исбатлыйк.

Рузил хәзрәтне күпләребез белә. Дини мәҗлесләр алып баручылар арасында иң гыйлемлесе. «Действующий» хәзрәт. Ярдәм итик. Аллаһы Тәгалә безне ташламас.

Акча белән, репост белән, дога белән ярдәм итеп була», – дип хәбәр итә алып баручы Айваз Садыйров.

Рузил Ихсанов – хәзер Дубайда яшәүче татар җырчысы Илназ Сафиуллинның туганнан туган энекәше. Илназ да Рузилнең гаиләсе белән бәлагә таруы, бәхетләренә, барысының да исән калуы хакында язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Если у вас в квартире есть это число ждите беды
Кадыров о клятве зуб за зуб за смерть его отца
Больше вы не найдете этого на заправках: что?
news_right_column_3_240_400
На шоу Суперстар еще один громкий скандал
news_bot_970_100