Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның күкрәген зурайткан хатынына Тямаев: «Ачып күрсәт әле, ничек икән»

news_top_970_100
Илназ Сафиуллинның күкрәген зурайткан хатынына Тямаев: «Ачып күрсәт әле, ничек икән»

Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл күкрәкләренә пластик операция ясаткан, дип язган идек. «Интертат»ның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куелган әлеге яңалыкка карата реакция күп булды. Фикерләр дә төрле. Кайсы шаярта, кайсы Айгөлне ачулана, кайсы аның бу адымын хуплый.

Иң беренчеләрдән булып, хәбәргә җырчы Фирдүс Тямаев игътибар иткән. Ул әлеге пост янында: «Ачып күрсәт әле, ничек икән?» – дип, эче катып көлә торган смайллар тезеп язып калдырган. 

«Минем дә күрәсем килә, ясалма күкрәк нинди була икән?» – дип, тагын берәү Айгөлнең ясалма күкрәкләрен карарга теләк белдергән.

Руслан Кираметдиновны да бу тема кызыксындыра ахры, ул да Тямаевның комментарие янында көлгән смайл калдырган.

Бу язышуларны Илназ Сафиуллин да күреп алган. «Ачуын миңа гына ачар. Ләкин, кирәк дисәң, Резедәңә шалтыратып сөйли ала ничек икәнен», – дип җавап кайтарган Илназ сәхнәдәшенә.

Күпчелек халык, әлбәттә, Айгөлнең күкрәген зурайтуына карата тискәре фикердә.

«Мин, андый акчаларым булса, солдатларга ярдәм итәр идем»;

«Чирле балаларга, сугыштагы солдатларга, аз булса да дип, акча җыябыз. Ә бу артистлар нәрсә кылана? Кулларыннан килгәч кылансыннар инде, тик аны нигә кешегә сөйләргә? Нигә ул акчаны солдатларга җибәрмәскә? Андагы балалар ниләр генә күрми. Ә монда болар зур «батырлык» эшләгәннәр – ими үстергәннәр»;

«Кешенең газиз балалары үлеп кайта, ә боларда – күкрәк кайгысы», – дип ябырылганнар Айгөлгә.

Айгөлне яклап язучылар саны да аз түгел. Мәсәлән, җырчы Алинә Сафиуллина: «Шәп ич инде ире хатынының хыялын чынга ашыра алгач», – дип язып куйган.

«Сәламәт бул, акыллым. Күңелең чиста, кылган гамәлләрең изге булсын. Монда язганнарны укып, вакыт әрәм итеп торма. Дөнья хәленә бәйләнеп, күңелендәге пычраклыкны кая куярга белми халык»;

«Авыр вакыйгалар күп, әле күбесен белми, ишетми дә торабыз. Әйдәгез соң алайса, гел шулар турында гына сөйләшеп утырыйк. Айгөл бит, минем яңа күкрәкләрем өчен шатланыгыз, дип кертмәде. Ул операция кирәк булган кызлар бар, алар кемгә мөрәҗәгать итәргә белми. Айгөл, блогер буларак, аларга файдалы мәгълүмат бирде. Кайсы табибка барырга, нинди анализлар тапшырырга, күпме акча әзерләргә», – дип яза алар, Айгөлнең пластик операция ясатуын һәм бу хакта киң аудиториягә сөйләргә җөрьәт итүен хуплап. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100