news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның хатынына тизлек арттырган өчен штраф салганнар

Җырчы хатынын туган көне белән үзенчәлекле итеп котлаган. «Штрафларың азрак булсын, мәхәббәтем», — ди ул. 

news_top
Илназ Сафиуллинның хатынына тизлек арттырган өчен штраф салганнар
Салават Камалетдинов

Илназ Сафиуллин тормыш иптәшен туган көне белән кызыклы рәвештә котлаган — хатынының тизлек арттырган өчен штраф кәгазен инстаграмга урнаштырган. Анда Айгөлнең 116 км/сәг белән барганы күренә.

«Туган көнең белән, мәхәббәтем минем. Маҗараларга һәм матур эмоцияләргә, яхшы кешеләргә бай булган тормыш телим. Штрафларың азрак булсың. Яратабыз. Кызым өчен зур рәхмәт», — дигән ул.

Котлауларга инстачылар да кушылган. Айгөлгә үзләренең матур теләкләрен юллаганнар. «Иң шәп фотосын сайлагансыз», «Яхшы машинада тизлек сизелмидер, күрәсең», «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара. Хәвеф-хәтәргә генә юлыкмагыз», — дип яза алар.

Җырчының тормыш иптәшенә машина бүләк итүе турында хәбәр иткән идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар