news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның хатыны: «Җырлаганда безнең мәхәббәт турында уйларга тырыштым»

Татар эстрадасында тагын бер дуэт барлыкка килергә тора.

news_top
Илназ Сафиуллинның хатыны: «Җырлаганда безнең мәхәббәт турында уйларга тырыштым»
https://www.instagram.com/ahuzina/

Илназ Сафиуллин хатыны Айгөл белән дуэт яздырган. Алар «Бүләк иттең сөю» җырын башкара.

«Ниһаять, яратканым белән дуэт яздырдык. Нәтиҗәне көтәбез», — дип язган яңа гына Татарстанның атказанган артисты исемен алган җырчы.

Яңа дуэтны «текә», «шәп», «хатыныгыз сезгә караганда да матуррак җырлый», дип бәяләгән Илназның виртуаль дуслары.

«Концертларга мин дә әзерләнәм. Бүген яратканым белән җыр яздырдык. Җырлаганда безнең мәхәббәт турында уйларга тырыштым. Безнең арадагы романтиканы сезгә тапшыра алуыма өметләнәм», — дип язган Айгөл үз сәхифәсендә.

«Хәзер инде бөтенесе дә белә синең ничек җырлаганыңны», - дип тавышына сокланган Айгөлнең инстаграмдагы битен күзәтеп баручылар


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар