Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл: «Ресторанда тәлинкәләр бәрә-бәрә сугыштык»
«Оят инде, тик искә төшереп, сөйләрлек нәрсә бар», - дип язган Айгөл.
«Тормыш иптәшем белән конфликтларга кермибез диярлек, чөнки очрашып йөргән вакытларда яхшы талаша идек. Мәсәлән, 2017 елның Яңа ел бәйрәмендә ресторанда тәлинкәләр бәрә-бәрә сугыштык. Оят инде, тик искә төшереп сөйләрлек нәрсә бар. Хәзер ул чакларны елмаеп искә алабыз, ачуланышасы да килми. Аллаһка шөкер, аның өчен сәбәпләр дә юк», — дип язган Айгөл.
Айгөл һәм Илназ Сафиуллиннар кызлары Алиләне үстерәләр.
«Мин хәзер Алиләнең апасы яисә абыйсы булуын теләр идем. Тик икенче бала алып кайтырга без әле әзер түгел. Иртәрәк әле, Алиләне бала чагыннан аерасы килми», — дип өстәгән ул.