Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинны хастаханәдән чыгарганнар

Җырчы күршеләренә дә, табибларга да зур рәхмәт әйтә.

news_top_970_100
Илназ Сафиуллинны хастаханәдән чыгарганнар
Салават Камалетдинов

Җырчы Илназ Сафиуллинны хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда ул инстаграмда хәбәр итте.

«Өйгә», — дип яза җырчы. Фотода Илназ битлек киеп урамда басып тора.

Ул Казанның 7нче хастаханәсенә рәхмәт әйтә. «Бөтен хезмәткәрләргә, күршеләргә рәхмәт. 9 көн бик озак узды. Энҗе Ринатовна — аерым зур рәхмәт», — ди ул.

Инстачылар бертавыштан: «Терелеп чыгуың белән», — дип котлыйлар.

22 октябрьдә Илназ Сафиуллин «теге авыру» үзенә дә килеп җитүен хәбәр итте, дип язган идек. 26 октябрьдә Илназның хастаханәдә ятуы билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100