Илназ Сафиуллинны хастаханәдән чыгарганнар
Җырчы күршеләренә дә, табибларга да зур рәхмәт әйтә.
Җырчы Илназ Сафиуллинны хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда ул инстаграмда хәбәр итте.
«Өйгә», — дип яза җырчы. Фотода Илназ битлек киеп урамда басып тора.
Ул Казанның 7нче хастаханәсенә рәхмәт әйтә. «Бөтен хезмәткәрләргә, күршеләргә рәхмәт. 9 көн бик озак узды. Энҗе Ринатовна — аерым зур рәхмәт», — ди ул.
Инстачылар бертавыштан: «Терелеп чыгуың белән», — дип котлыйлар.
22 октябрьдә Илназ Сафиуллин «теге авыру» үзенә дә килеп җитүен хәбәр итте, дип язган идек. 26 октябрьдә Илназның хастаханәдә ятуы билгеле булды.