Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның ай ярымлык кызының инстаграмда аккаунты бар

Җырчы Илназ Сафиуллин үзенең бер айлык кызы Алиләгә “Instagram”да шәхси сәхифә булдырган. Хәзерге вакытта @alila_safiullina аккаунтын 1400дән артык кеше күзәтеп бара.

news_top_970_100
Илназ Сафиуллинның ай ярымлык кызының инстаграмда аккаунты бар

Илназ белән элемтәгә кереп, әлеге сәхифәнең нәрсә кирәк икәнен ачыкладык.

- Илназ, Алиләгә нигә сәхифә ачтың?

- Без сәхифәне калганнарга карап ачмадык. Бу минем идея иде. Бүген 90 процент кеше Интернетта утыра. Безнең гаиләбездә яңа кеше барлыкка килгәч, без аның үз сәхифәсен булдырдык.

- Димәк, кызыгыз 1,5 айдан бирле Интернетта утыра дигән сүз?

- Ул, әлбәттә, утырмый. Аның сәхифәсен без хатыным белән алып барабыз. Әйе, ул бу яшеннән бирле Интернет дөньясына кереп китте. Моның начарлыгы юк дип уйлыйм. Миңа үземә дә кызымның сәхифәсен карап, аның популярлыгының артуын күзәтеп бару рәхәт. Шуны аңларга кирәк: бу кызыбызны виртуаль дөньяга тарттыру түгел, бары тик заманасы гына шундый.

- Күз тиюдән курыкмыйсызмы?

- Бү – бәхәсле сорау. Без кызыбызның йөзен күрсәтмибез. Шуны әйтеп китәргә кирәк: без күз тиюгә ышанабыз, ләкин фанатиклар кебек түгел. Гомумән, безнең гаиләбез төрле юк-барга ышанмый.

- Сәхифә ярдәмендә акча эшләргә уйламыйсызмы?

- Бу хакта уйлаган да юк, кирәк тә түгел. Кызыбызның, үскәч, теләге булса, үзе карар.

- Алилә үскәнче, дөнья үзгәрмәс микән? Бәлки “Instagram” челтәре бүгенге кебек популяр булмас?

- Әйе, килешәм, дөнья үзгәреп тора. Әгәр кызыбыз үскәнче, “Instagram” бетмәсә, ул үзе сәхифәсен алып баруны дәвам итәр. Үзенең кечкенә чагын искә төшереп, фотоларын карар, Аллаһ боерса.

- Электрон альбом кебегрәк...

- Әйе, иң мөһиме – фотолар югалмый. Без дә, калганнар да керәләр дә карыйлар. Дистә еллар үткәч тә, фотолар сакланыр, һәм без аларны карарбыз.

Бүген Илназ Сафиуллинның кызына 1,5 ай. Алиләнең исеме дә үзенчәлекле. Әлеге исемне Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл төшендә күргән. “Айгөл шушы исемне төшемәде күрдем, диде. Мин аны хупладым”, - дип сөйләде Илназ.

Чыннан да Алилә үскәч, үзенең фотоларын карар да: “Нинди бәләкәй мин”, - дип шаккатыр. Бәхетле бала бул, Алилә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100