Дубайда яшәүче татар җырчысы Илназ Сафиуллин тормыш иптәше, блогер Айгөл Хуҗинага автомобиль бүләк иткән. Мондый кыйммәтле сюрпризның сәбәбе – парның бергә яши башлауларына 8 ел тулу.
Бүләк турында алар үзләренең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә сөйләделәр.
«Ура, минем балачак хыялым чынга ашты. Минем хәзер MINI машинам бар. Тормыш иптәшемә рәхмәт», – дип язган Айгөл үз постында. Илназ исә шаяртып: «Хатыныма зур булмаган – мини-бүләк. Туй көнебез котлы булсын», – дигән.
«Подписчик»лары артистны бу гамәле өчен мактап туймыйлар. Комментарийларда: «Бәхетле машина булсын», «Планканы шәп күтәргәнсең син», «Вәт булдырасың, Илназ!» — дигән фикерләр язып калдырганнар.
Фото: © Айгөл Хуҗинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән