Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин «теге авыру» үзенә дә килеп җитүен хәбәр итте

Җырчы өйдә дәвалана, ул түләүсез медицина сыйфаты яхшы булуын сөйли.

news_top_970_100
Илназ Сафиуллин «теге авыру» үзенә дә килеп җитүен хәбәр итте
Салават Камалетдинов

Җырчы Илназ Сафиуллин авыруы турында инстаграмда хәбәр итте.

«Расланды. Теге авыру миңа да килеп җитте. Кичә компьютер томографиясе ясаттым, үпкәләр 25 процентка зарарланган, ике яклы пневмония. Иртәгә ПЦР ясыйлар. Шуннан соң тәгаен нәтиҗә була. Өйгә кайтарып җибәрделәр. Дәвалау билгеләделәр», — дип сөйли ул.

Илназ Сафиуллин йогышлы авырулар хастаханәсенә хезмәткәрләренә, табибларга рәхмәт әйтә. «Кичә беренче тапкыр түләүсез медицина сыйфаты түләүле медицина сыйфатыннан шактый югары булуына инандым», — дип сөйли ул.

Хәзер Илназ дәвалана, витаминнар һәм күп итеп су эчә икән.

Инстачылар Илназга сәламәтлек тели, якыннарын сакларга киңәш итәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100