Илназ Сафиуллин кызыл келәмнән узды: Бу - безнең рус сәхнәсенә беренче адымнар!
24 сентябрь көнне Мәскәү шәһәрендә RussianMusicBox-2017 премиясе тапшыру тантанасы булды. Әлеге премиядә татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Сафиуллин да катнашты. Чарадан фото-видеоларны Илназ үз инстаграмына урнаштырган.


"Алга таба бар. Бар да яхшы булачак!"
"Әле барсы да алда"
"Молодец Илназ! Алга таба Мәскәү сәхнәсен яуларга язсын!"
"Илназ, иң мөһиме син безнең өчен җиңүче! Сине рус сәхнәсендә күрүләре, ишетүләре ул чыннан да бик шәп! Синең барысы да алда!"
"Илназ, син безнең өчен барыбер иң яхшысы!", - дип язганнар Илназның аккаутына язылучылар.