Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин «икенче тапкыр» өйләнгән

news_top_970_100
Илназ Сафиуллин «икенче тапкыр» өйләнгән
социаль челтәрләр

Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин «икенче тапкыр» өйләнгән. Илназ белән аның тормыш иптәше, блогер Айгөл Хуҗина, өйләнешүләренә 5 ел тулу уңаеннан, бер-берсенә тагын бер кат «әйе» дип әйткәннәр. Парның икесе өчен генә оештырылган тантана бик романтик рухта – Мальдив утрауларында узган.

«Рәхмәт, яратканым, хөрмәтең, мәхәббәтең, кайгыртуың, бәхетле елларыбыз өчен. Гаилә коруыбызга 5 ел булса да, без Илназ белән инде 9 ел бергә», – дип язган Айгөл үзенең сәхифәсенә.

Язылучылары Илназ белән Айгөлгә тагын бик күп матур, тигезлектә узачак еллар тели. «Бәхетегез тагын да чәчәк атсын», – дип язганнар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100