Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин Эльмира Сөләйманова белән хатирәсе турында: «Көлештек тә, елаштык та...»

news_top_970_100
Илназ Сафиуллин Эльмира Сөләйманова белән хатирәсе турында: «Көлештек тә, елаштык та...»
Салават Камалетдинов

Кичәле-бүгенле татар эстрадасында зур кайгы. Танылган җырчы Эльмира Сөйләйманова белән бәхилләштеләр. Бу көннәрдә бик күпләр Эльмира белән булган хатирәләрен яңартты. Җырчы Илназ Сафиуллин да иҗатташы белән бәйле истәлеген социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә төшергән. Бактың исә, Эльмираның иң танылган «Синең белән» җырының клибын төшерүдә Илназның да өлеше кергән икән.

«Бәхил бул, Эльмира… Искиткеч талант, моң, кабатланмас тавыш иясе... Еш аралашып, күрешеп булмады, сирәк кенә җыелма концертларда гына хәлләрне белешеп алдык... Татар эстрадасы сәхнәсендә матур эз калдырдың.

Күп еллар элек Дамир Барышев белән беренче хитыңа – танылган «Синең белән» җырына беренче клибыңны төшерергә насыйп булды миңа. Башыннан ахырына кадәр җиткереп. Син дә бик канәгать калган идең. Съемка вакытында хәтерлим: клип тагын да хислерәк булсын өчен, күз яшьләреңне чыгарырга тырыштым... Көлештек тә, елаштык та... Бүген инде синең хакка күз яшьләрен тугры тамашачың, халык, гаиләң һәм якыннарың түгә.

Туфрагың җиңел булсын, Эльмира... Бик иртә киттең...» – дип язган Илназ Сафиуллин.

Аңа виртуаль дуслары да кушылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100