news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов кызларының туенда утыру турында хыяллана

Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов кызларының туенда утыру турында хыяллана

news_top
Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов кызларының туенда утыру турында хыяллана
Җырчылар Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов бергәләшеп, бәбиләрен тотып, фотога төшкән.

Илназның кызы Алилә белән Салаватның кызы Мәдинә матур итеп киенгәннәр.

Баксаң, яшь әтиләр балалары, хатыннары белән туйда булганнар икән. Әниләре фотога төшерә, әтиләре, кызлары белән горурланып, фотога төшә. 

"Ике бәхетле әти! Кызлар - әтинеке диләр. Алиләбез Салават һәм Гүзәлем Миңнехановларның бик сөйкемле кызлары Мәдинә белән танышты", - дип язган Илназ Сафиуллин инстаграмында. 

"Ыых дияргә дә өлгермәссең, кызларыбызның туенда утырырбыз, Алла бирсә", - дип язган аңа Салават Миңнеханов.

"Насыйп булсын", - дип җавап биргән Илназ.

"Салаватның кызы копия үзе", - дигән бер инстадусты.

Сез дә карап алыгыз. Кызлар кемгә охшаган?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар