news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин белән хатыны Солтан Сөләйман һәм Хюррем образларында фотога төшкән

Сафиуллиннар гаиләсе Истанбулда ял итә.

news_top
Илназ Сафиуллин белән хатыны Солтан Сөләйман һәм Хюррем образларында фотога төшкән
https://www.instagram.com/ilnaz.official/

Илназ Сафиуллин белән хатыны «Великолепный век» дигән популяр төрек сериалының төп геройлары — Солтан Сөләйман һәм Хюррем образларында фотога төшкән. Фотоларны Илназ инстаграм сәхифәсенә урнаштырып, инстачылар арасында иң үзенчәлекле комментарийга бәйге игълан иткән. «Мин Хюрремгә нәрсә дип пышылдыйм?» — дип сорый ул. Бөтен кызык менә шунда башланган - Илназ сәяхәткә хәтле үк Төркиядән бүләк алып кайтырга вәгьдә иткәч, инстачылар барлык фантазияләрен эшкә җиккән.

«Хюррем, өчпочмак пешерә беләсеңме?», «Хюррем, миңа кечкенә Солтанчик бүләк итәсеңме?», «Фотосессия ничә сум тора?», «Кошелек өйдә калган, син түлисең», «Әйдә Истанбулга күченәбез», «Биеклектән куркыкканымны берсенә дә әйтмә, яме», «Миңа чәйнектән тагын тәмле чәй өстә әле! Абау, бу комган икән», «Сал тизрәк бу таҗны, халык синдә ковид дип уйлар», «Бу кием белән аркам кычыта, үземнеке җайлы иде» һәм тагын әллә ниләр язганнар.

Җырчы тормыш иптәше белән Төркиянең Истанбул каласында сәяхәттә. Яшь гаиләнең кечкенә кызлары Алилә әби-бабасы белән Казанда калган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар